Корея дизайнерлары балалар өчен аның тагын бер яңа — таякчыкка беркетелгән суыра торган кәнфит төрендәгесен уйлап тапкан. Таякчыкта исә градусник урнаштырылган.
Бала кәнфитне тәмләп суырган арада градусник үз эшен эшли — тән температурасын үлчәп, дисплейда нәтиҗәләрне күрсәтә. Комплектка тагын өч кәнфит салына. Әгәр проект гамәлгә ашырыла башласа, градусник өчен махсус кәнфитләр даруханәләрдә сатылачак, дип көтелә.