+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 август 2015, 22:08

Пыяла бака

Читтән караганда ул гади бакадан аерылмый. Корсагындагы тиресе пыяланы хәтерләткәнгә аны шулай атыйлар.

Үтәкүренмәле тире аша баканың эчке органнары — бавыры, йөрәге, ашказаны-эчәк юллары, ана бакаларда хәтта уылдыклар да күзгә күренеп тора.
Мондый бакаларны беренче тапкыр 1872 елда Эквадорда табалар. Җир-су хайваннарының бу үзенчәлекле төрен Көньяк һәм Үзәк Америкада, Мексикада, Амазонка яры буендагы тропик урманнарда очратырга мөмкин.
Әлеге вакытта бу гаҗәеп бакаларның 60 төре билгеле. Гадәттә алар зур түгел, 3-7,5 сантиметр озынлыкта була.
Пыяла бакалар таулы урманнарда агач өсләрендә яши һәм су буйларында үскән агач һәм куак яфракларына уылдыкларын сала. Алардан яралган чукмарбашлар суга сикерә һәм үсеп җиткәнче шунда яши.
Читайте нас: