Төркиянең көнчыгышында, Әрмәнстан белән Иран чигеннән ерак түгел, мәңгелек кар белән капланган тау бар. Аның биеклеге диңгез суы дәрәҗәсеннән нибары 5165 метр, шуңа аны дөньяның иң биек таулары исәбенә кертеп тә булмый, әмма ул Җир шарының иң билгеле түбәләренең берсе санала. Аның атамасы — Арарат. Иртәнге ачык һавада, болытлар тау түбәсен каплаганчы, шулай ук кич, болытлар таралгач, кешеләр биектә зур корабны төсмерли ала.
Бу тау Вавилон патшалыгы һәм Шумер дәүләтенең дини риваятьләрендә дә искә алына, әмма анда Нух пәйгамбәр урынына үзләренең Ут-Напиштим дигән геройлары турында сүз бара.
Якынча 1800 елдан башлап, тауларга күтәрелүчеләр төркемнәре Араратка менә башлый. Бу экспедицияләр, әлбәттә, Нух пәйгамбәрнең корабы калдыкларына юлыга алмаган, әмма аңа охшаш төзелеш объектлары эзләрен — боз белән капланган, кеше кулы белән юнылган бүрәнәләр кебек нәрсәләрне бозлыкларда һәм тау түбәсенә якын урыннарда тапкан. Шул ук вакытта, кораб, вакытлар үткән саен акрынлап шуып төшеп, берничә кисәккә таркалган, хәзер Араратны каплап алган бозлыкларның берсендә катып калган булырга тиеш, дигән фикер ныгый барган.
Альпинистларның һәм очучыларның корабка охшаш объект күрүләре турындагы рапортларында сүз һәрвакыт корабның аерым өлеше хакында бара. Алар, имеш, боз белән капланган овал рәвешендә. Кайберләре хәтта, Библиядә язылганча, аның үлчәмнәрен дә якынча билгели: “озынлыгы — өч йөз, киңлеге илле һәм биеклеге утыз терсәк”.
Тарихи мәгълүматларның күпчелеге бик борынгы дәверләргә һәм урта гасырларга караса да, аларның кайберләрендә соңрак безнең заман тикшеренүчеләре дә искә алган детальләр бар. Вавилон елъязмачысы Бероес безнең эрага кадәр 275 елда болай дип язып калдырган: “Әрмәнстанда туфракка кадәр төшеп утырган кораб бар, кораб тышындагы сумаланы кырып алып, аннан амулетлар ясаганнар”. Үзенең хезмәтләрен Иудеяне римлылар басып алганнан соң беренче йөзьеллыкта язган елъязмачы Иосиф Флавий да нәкъ шундый ук мәгълүмат бирә. Ул Нух пәйгамбәр турында һәм туфан калкуы хакында җентекле язма калдыра һәм, аерым алганда, болай дип яза: “Корабның бер өлешен Әрмәнстанда бүгенге көннәрдә дә күрергә мөмкин... андагы кешеләр шундагы сумаланы амулетлар ясар өчен җыеп ала”.
Урта гасырлар ахырына караучы бер риваятьтә каткан шул сумаланы җыеп, сыекчада эретүләре һәм шуны агуланудан саклану өчен эчүләре турында бәян ителә.
Антик чорга караучы елъязмачыларның кораб сумаласы турында искә алулары Библиянең кайбер урыннарына туры килүләре белән генә түгел, бик зур корабның туфаннан соң йөзәр еллар үткәч тә шунда ятуы, кораб төзелешендә кулланылган бүрәнәләрнең биек тауда мәңгелек боз астында яхшы саклануын чынбарлыкта аңлатуы белән дә кызыклы.
Борынгы сәяхәтчеләрдән иң атаклыларының берсе Марко Поло XV гасырның 80нче елларында Кытайга барышлый Арарат яныннан үтә. Аның китабында бик кызыклы шундый юллар бар: “Әрмәнстан дигән бу илдә биек тау башында Нух көймәсенең мәңгелек карлар астында ятуын беләсездер. Ул тауга беркем дә менә алмый, өстәвенә, ул кар эреми, яңа явым-төшемнәр ул кар катламын калынайта гына бара. Әмма карның аскы, туфракка якын катламнары вакыт-вакыт эри һәм аннан инешләр агып чыга...” Бу язмада иң кызыгы — бозлык астыннан инешләр агып чыгуы. Шунысын аеруча билгеләргә кирәк: соңгы тикшеренүчеләр бозлык эрегән урыннарда барлыкка килгән зур ярыкларда кеше кулы белән эшкәртелгән бүрәнәләр һәм борыслар тапканнар.
Немец сәяхәтчесе Адам Олеарий XVI гасыр башында Арарат янында була һәм “Әрмәннәр һәм фарсылар фикеренчә, бу тауда Нух көймәсенең калдыклары әле дә саклана, ләкин ул агачлар, озак еллар үткәнлектән, таш кебек каткан”, дип язып калдыра.
“Тауга беркем дә менә алмый” дигән фикерне 1829 елда француз Ж. Ф. Парро челпәрәмә китерә һәм беренче тапкыр анда күтәрелә. Шуңа күрә тауның төньяк-көнбатыш битләвендәге бозлык аның исеме белән аталган. Аннан соң ярты гасыр үткәч, Нух көймәсен беренче булып табарга тырышучылар арасында чын-чыннан ярыш башлана.
1876 елда лорд Брайс 13 мең фут (4,3 чакрым) биеклектә эшкәртелгән бүрәнә кисәге таба һәм шуннан 4 фут (1,3 метр) озынлыктагы бер кисәген алып кайта.
1916 елда Беренче бөтендөнья сугышы вакытында урыс очучысы В. Росковицкий үзенең рапортында аэропланыннан Арарат битләвендә “ауган зур көймә” күрүе турында хәбәр итә. Сугыш баруга карамастан, Русия хөкүмәте махсус экспедиция оештыра. Анда катнашучылар соңыннан сөйләвенчә, алар максатка ирешкән, объектны җентекле тикшергән һәм фотога төшергән. Кызганычка каршы, ул мәгълүматлар Петроградта 1917 елда югала. Бу рәсми экспедиция беренчесе һәм соңгысы була, күрәсең, чөнки арытаба Зур Арарат территориясен Төркия гаскәрләре басып ала.
1949 елның җәендә корабка
берьюлы ике экспедиция юл ала. Төньяк Каролинадан доктор Смитның дүрт кешелек төркеме “ниндидер сәер объект” кына күрсә, французлардан торган икенче төркем “Нух көймәсен күрдек, ләкин... Араратта түгел, ә күршедәге Джубель-Джуди тавында” дип хәбәр итә. Ләкин өч елдан Рикер оештырган поход бернинди нәтиҗә дә бирми.
1955 елда Фернан Наварра бозлар арасында борынгы корабны эзләп таба, боз астыннан “Г” рәвешле борыс һәм берничә такта чокып чыгара. 14 елдан соң Американың “Серч” оешмасы ярдәмендә янә берничә такта алып кайта. АКШта борынгы табылдыкларның яшен билгели торган радиоуглерод ысулы такталарга 1400 яшь дип тапса, Франциядә һәм Испаниядә нәтиҗә икенче санны – 5000 елны күрсәтә (нәкъ шушы еллар тарихка туры килә!).
Том Кротсер тауга иң соңгы күтәрелүчеләрдән булгандыр. Соңгы, бишенчесеннән, ул да трофей такта күтәреп кайта һәм журналистлар алдындагы чыгышында: “Анда мондый бүрәнә һәм такталар 70 мең тонналап булыр, башым белән ант итәм!” – ди. Радиоуглерод анализы такталарның яшен янә 4000-5000 ел дип күрсәтә!
Экспедицияләр тарихы (рәсми билгеле булганнары) 1974 елда өзелә, чөнки нәкъ шул елда Төркия властьлары, Арарат чик буенда гаскәрләр урнаштырып, бу районда кызыксынучыларга киртә куя.
Ә менә югарыдан, самолет һәм вертолет экипажларыннан алынган мәгълүматлар.
1943 елда Американың ике очучысы Арарат өстеннән очканда корабка охшаган нәрсә күреп кайта. Соңрак алар үзләре белән фотограф ала һәм ул эшләгән фотосурәт АКШ Хәрби-һава көчләре гәзите “Старе энд страйпс”та басылып чыга.
1953 елда Америка нефтьчесе Джордж Джефферсон Грин шул ук төбәк өстеннән 30 гына метрда вертолетта очканда зур корабның ап-ачык алты фотосын төшерә. Анда көймә тау токымына яртылаш сеңгән һәм бозлыктан шуышып төшкән була. Грин анда башкача бара алмый, ә 1962 елда ул вафат булгач, фотосурәтләрнең оригиналлары да югала.
1960, 1974 елларда төшереп алып кайткан фотосурәтләр хакында да мәгълүматлар бар, әмма алар да самолеттан бик биектән төшерелгәнлектән, “формасы һәм зурлыгы ягыннан олы корабка охшаган” диюдән узмый. Шулай итеп, Нух пәйгамбәр көймәсенең чыннан да барлыгы хакында мәгълүмат күп, ләкин аларны раслау өчен көймәнең үзен табу мотлак. Меңәр еллар буе бозлар эчендә сакланган кораб тикшеренүчеләрне көтә-көтә таркалып бетә күрмәсен иде инде, дип өметләнергә генә кала.