+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 август 2015, 21:37

Малай “Фатыйха”лы булды

Шушы көннәрдә Кырмыскалы районында 29нчы мәчет ачылды.“Бу малайлар һәрчак шәп булды!” — ди күрше-тирә як халкы Кырмыскалы районының Малай авылында яшәүчеләр турында. Авылдагы тәртипне дә, йорт-кура төзеклеген дә, җайга салынган көндәлек тормышны да нәкъ шул “шәп малайлар”га бәйлиләр дә инде. Әлбәттә, кеше эше белән күркәм. Күптән түгел генә күмәкләшеп бер малайлының соклангыч гамәле нәтиҗәсен билгеләп үттеләр. Бу авылда туып-үсеп, бүгенге көндә Кырмыскалыда “Геоземинформатика” предприятиесенә җитәкчелек итүче Салават Сәлимгәрәев күптән күңел түрендә йөрткән хыялын тормышка ашырды — авылны мәчетле итте.

Читайте нас: