+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 август 2015, 21:30

Аквариумда – лифт

Германия башкаласы Берлин үзәгендә урнашкан “Рэдиссон Блу” кунакханәсендә гаҗәеп “Аквайорт” комплексы эшли.

Органик пыяладан цилиндр формасында ясалган 25 метрлы аква­риум­ның үзәгендә 40лап кешене сыйдырырлык үтәкүренмәле лифт урнаштырылган. Аның эченнән гаҗәеп күренеш ачыла.
Диаметры 11 метрга якын, биеклеге 16 метр булган бу аквариум — дөньяда иң зуры. Аның 19 сантиметр калынлыктагы пыяла конструкциясе 150 тонна тәшкил итә.
Бер миллион литр диңгез суы тутырылган аквариумда 50 төрдәге 1500 балык, ә барлыгы 2500ләп диңгез җәнлеге яши. Аларны берничә водолаз көненә 3-4 тапкыр ашата. Балыкларга 8 килограмм азык бирелә. Моннан тыш, куәтле чистарту системасы эшли.
2004 елда ачылган бу комплексны төзүгә 13,5 миллион доллар киткән. Хәзер ул шәһәр­нең иң истә­лекле урын­на­рының берсе булып санала.
Читайте нас: