Сарсаз авылында моннан 80 ел элек җимерелгән иске мәчет урынында биш ай вакыт эчендә яңасы пәйда булды.
Район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы, туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Раил Мусинны “Шаранның тере энциклопедиясе” дияргә була. Районның һәр авылын, килеп чыгышын, мөхтәрәм аксакалларын бик яхшы белә, тарих белән җитди кызыксына. Сарсаз авылы турында да бик күп кызыклы мәгълүмат бәян итте ул.
Сарсазда яшәүче Галиулла Шәрифуллин 2004 елда үз исәбенә туган авылы тарихы турында китап бастыра. Типография чыгымнарын каплау өчен хәтта сыерын сатарга туры килә аңа. Бу җитди адымы аны бөтен Русиягә таныта.
– Ачык, гыйлемле булганы өчен аның белән аралашу кызыклы иде. Очрашкан саен без тарихка байкау ясадык, авыллар елъязмасы битләренә күз салдык. Ә аңарда Сарсаз авылы турында бай мәгълүмат тупланган иде. Галиулла Шәйхулла улы авыл зиратының караучысы да булды, – ди Раил Хатыйп улы. Кызганычка каршы, мәчеткә нигез ташы салыныр алдыннан, аның төзеләчәген белмичә дә Галиулла Шәрифуллин бакыйлыкка күчә. Зиратта мәчеткә бәйләнеше булган каберлекләр барлыгы хакында ул Раил Мусинга сөйләп калдыра.
XIX гасырда Сарсаз төбәктә иң зур авыллардан саналган, алай гына түгел, биредә мәгариф үзәге булганлыгы билгеле. 4 мәчет, ә иң мөһиме – мәктәп-мәдрәсә эшләгән.
Озак еллар биредә гомер кичерүче Галиулла абзыйның әйтеп калдырган сүзләренә караганда, бу уку бинасы 1870 елда губерна мәгариф департаменты акчасы исәбенә ачылган һәм тирә-яктагы мөселман авыллары өчен бердәнбер булган. Шунлыктан, Сарсаздан тыш, төрле яклардан килеп шәкертләр укыган. Авылда ул вакытта ун урам булган.
Туган якны өйрәнүче Раил Мусин документлардан, архив материалларыннан шуларны ачыклый: Эчке эшләр министрлыгының Үзәк статистика комитеты тарафыннан 1877 елда Санкт-Петербургта бастырылган “1870 елгы мәгълүматлар буенча авыллар исемлеге”нә (документ Башкортстанның үзәк тарих архивында саклана) ярашлы, Укияз елгасы янындагы Сарсаз авылында 130 йортта 380 ир һәм 361 хатын-кыз яшәгән. Шулай ук мәчет, 5 училище, су тегермәне булуы теркәлгән. Чагыштыру өчен: ул елда Шаранда (бүген ул район үзәге) 149 йорт һәм бер училище була. XIX гасырның икенче яртысында Сарсазда янгын чыга, ярты авыл, барлык мәчетләр яна. Бары тик ике мәчетне генә тергезә алалар. Архив документларыннан күренүенчә, 1890 елның 12 сентябрендә Зирекле авылында Хәбибулла Моратхуҗа улы мәчет мөәзине була. Документта шулай ук аның укытучысы Сарсаздан имам-хатыйб Кәшәфетдин Фәттәхетдин улы булуы әйтелә. Галиулла абзый өлкән буын кешеләренең сөйләүләреннән шуны хәтерендә калдырган: бирегә балаларын “сабак”ка якын-тирә авыллардан гына түгел, хәтта Урал аръягыннан да китергәннәр. Коръән укырга һәм башка фәннәрне Кәшәфетдин хәзрәт өйрәткән.
Раил Хатыйп улы сүзләренә караганда, зиратта гарәп хәрефләре белән язылган ике мәһабәт кабер ташы бар. Галиулла Шәрифуллин сөйләп калдырганча, монда данлыклы дин эшлеклесе һәм мәгърифәтчесе җирләнгән. Авыл халкының игътибары, кадерләп, карап торуы аркасында каберлек һәм ташлар һәрвакыт тәртиптә. Гарәп телендә укый белүчеләр беренче таштан “Фәттахетдин ибн Габделмәҗит, 1869 елда вафат, һиҗри буенча 1286 ел” дигән сүзләрне, ә икенче таштан “Шәйх мулла Кәшәфетдин ибн шәйх Карам хәзрәт Фәттахетдин вафат 1881 ел” дип укый. Шулай итеп, янәшә урнашкан каберләрдә аталы-уллы дин әһелләре җирләнгән булуы ачыклана. Сарсаз авылының 1859 елгы архив материалларыннан, Раил Хатыйп улы указлы мулла Фәттахетдиннең 56 яшьтә, беренче хатыныннан улы шулай ук указлы мулла Кәшәфетдиннең 24 яшьтә булуын ачыклый. Документта гаиләнең 1858 елда Чалмалы авылыннан күченүе турында әйтелә.
Якташлары тырышлыгы, Зөфәр хәзрәт хәстәрлеге белән күтәрелгән айлы манара бүген Сарсазга ямь, нур өсти. Авылда 280 кеше яши, мәктәп һәм кибетләр бар.
Яңа Тамьянда төзелеш эшләре озак бара. Мәчет халык көче белән, шулай ук эшне башлап йөрүче имам-хатыйб Равил Гафиятуллин ярдәме, тырышлыгы белән төзелә.
Яңа Тамьян һәм Сарсаз авылларында мәчет ачу тантаналарында Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова катнашты.
– Үсеп килүче буын һәм яшьләрне туры юлга өндәүдә гыйбадәтханәләрнең роле зур, дин йогынтысында туган якка мәхәббәт, әхлакый кыйммәтләргә ихтирам тәрбияләнә, – диде депутат.
Шаран районында гыйбадәтханәләр төзү дәвам итә. Чалмалы авылында иман йортына нигез салынган, Түбән Зәеттә мәчет төзелеп бетеп килә.