+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 сентябрь 2015, 22:26

Сентябрь. Ел фасылы

Үзе белән алтын көзне ияртеп, сентябрь килде. Әйе, чын мәгънәсендә, алтын ай ул. Ләкин бу табигатьнең алтын-сары төскә буялган тышкы күренеше өчен генә әйтелми. Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге, барыннан бигрәк, көзге муллык белән билгеләнә. Бер авыл картыннан сораганнар, имеш: “Синеңчә көз яхшымы, әллә яз яхшымы, бабай?” “Күз өчен яз яхшы, ә менә авыз өчен көз яхшы!” — дип җавап биргән, ди.

Сентябрьдә азык-төлекнең мул булуы хакында халык телендә, халык календаренда да күп кенә гыйбарәләр бар. Мәсәлән, “Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер”, — диләр.
Әмма муллык булу белән генә түгел, “Кырда калган — кар астында”, “Келәткә кермәсә, исәпкә кермәс” дигәндәй, көзге байлыкны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга да кирәк бит әле. Бу җәһәттән караганда, сентябрь дә, август кебек үк, авыл хуҗалыгында бик җаваплы ай булып санала. Элекке календарьда хәтта аның исеме дә “ашлык сугу ае” дип аталган.
Көз фасылын башлап җибәрүче буларак, беренче сентябрь борын-борыннан мөһим аграр көн саналган. Шуңа да халык календаренда искечә беренче сентябрьгә багышланган сынамышлар байтак. Искечә беренче сентябрь әбиләр чуагы башлана торган вакыт буларак та киң билгеле.
Ай дәвамында табигатьнең төсе дә даими үзгәрә, көннәр кыскара бара һәм 23 сентябрьдә инде көн белән төн тигезләшә (астрономнар көз башлануын шушы вакыттан алып исәпли). Әбиләр чуагында җылы коры көннәр торса да, кояшның җылысы инде сизелерлек кими бара. 5-10 сентябрьдә үк туфракта беренче кыраулар күренә башлый. Ай азагына таба, бигрәк тә көн белән төн тигезлеге узгач, җил-яңгырлар ешая. Агачлар, яфракларын коя-коя, җир өстенә сары юрган түши.
Сентябрьдә, табигатьне моңсулап, күп кенә күчмә кошлар да бер-бер артлы җылы якларга сәфәргә чыга. Ай азакларында көзге күктә кыр казларының хушлашу авазлары ишетелә башлый. Бу инде көзнең җиңүе дигән сүз.


Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар

1 — Белем көне;
Бөтендөнья тынычлык көне;
Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Шамил Рәхмәтуллинның тууына 85 ел (1930-2001);
язучы Хәмит Иргалинга 65 яшь (1950).
2 — Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга 70 ел (1945);
Русия гвардиясе көне.
4 – Русиянең атказанган, Башкортстан­ның халык рәссамы Рәшит Нурмөхәм­мәтовның тууына 90 ел (1925-86).
6 — Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне.
7 – Башкортстанның халык артисты Шамил Хәмәдинуровның тууына 65 ел (1950-2014).
8 — Журналистларның халыкара теләктәшлек көне.
9 — Бөтендөнья матурлык көне.
12 – “Башкортстан пионерлары” балалар иҗтимагый оешмасы төзелүгә 25 ел (1990).
13 — Танкистлар көне.
14 — Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның туган көне (1965).
15 — күренекле драматург, Татар­стан­ның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Таҗи Гыйззәтнең тууына 120 ел (1895-1955);
17. Дәүләтшина исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Кәтибә Киньябулатованың тууына 95 ел (1920-2012).
18 – Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 90 ел (1925-2000).
20 — Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне;
күренекле язучы Ибраһим Абдуллинның тууына 95 ел (1920-2005);
Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Рифгать Вәлиуллинның тууына 80 ел (1935-2007).
23 — Гарәфә көне.
24 — Корбан гаете.
25 — язучы Сәрвәр Галәветдиновка 65 яшь (1950);
шагыйрә Флүзә Морзабаевага 65 яшь (1950).
26 – “Һәнәк” журналы чыга башлауга 90 ел (1925).
27 — Халыкара туризм көне;
Машина төзүчеләр көне.
30 — Русиядә Интернет көне.
Читайте нас: