— Заман кешесенә кайдадыр нәрсәдер көтәргә туры килә. Шушы вакытны китап укып үткәрергә дә була бит. Шуның өчен дә мондый урыннарда без уку заллары оештырырга булдык. Безнең башлангычны хуплаганнары өчен мин үзәк җитәкчелегенә рәхмәтлемен. Ә китаплар белән без үзебез дә ярдәм итәрбез, — диде Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов.
Башкорт язучылары Фәрзәнә Гобәйдуллина һәм Рәшидә Бик кечкенә кунакларны үз иҗатлары белән таныштырды.