+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 сентябрь 2015, 23:20

Бер имтиханга — 950 тапкыр!

Көньяк Кореяның Чонджу шәһәрендә яшәүче 68 яшьлек Чха Са Сун исемле хатын водитель таныклыгы алу өчен теория буенча имтиханны 950нче омтылыштан тапшыра.

Аңа бу яшьтә таныклык нигә кирәк бул­ган, диярсез. Хатын өйдән өйгә йөреп сәүдә белән шөгыльләнә. Баштарак сатуга алып чыккан әйберләрне арбада йөртә. Сәүдәсе алга китеп, товарлары күбәйгәч, аңарда машина алу теләге туа.
Аны тормышка ашыру нияте белән хатын биш елга якын атнага өчәр тапкыр имтихан бирергә килә, ләкин аны тапшыра алмый. Нәтиҗәдә, теләгенә ирешү өчен ул 4 мең доллар акча сарыф итә.
Хатынның белем дәрәҗәсе чамалы булуында шик юк, чөнки охшаш тестларны атнасына өч тапкыр диярлек чишеп торса да, имтиханны уңышлы тапшырганда да ул 100 баллдан иң кимендә тиешле 60ны гына җыя. Имтиханның практик өлешен унынчы тапкырдан бирә.
Какшамас ихтыяр көче, искиткеч үҗәтлеге нәтиҗәсендә хатын үз илендә милли геройга әверелә. Имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң автомобиль компаниясе аңа җиңел машина бүләк итә.
Читайте нас: