+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 сентябрь 2015, 21:01

Бакалар яңгыры

Ни өчен бу күренешкә гасырлар буена аңлатма бирә алмыйлар?Табигатьнең гаҗәп һәм гаҗәеп табышмакларының берсе – бик еш кына бакалар яңгыры явуы. Кечкенә бу җан ияләренең һәрвакыт яңгыр белән бергә, ә кайчакта үзләре генә дә күктән явуы моңа кадәр дә, әле дә галимнәрне аптырашта калдыра. Әлбәттә, фән әһелләре моны төрлечә аңлатырга тырыша, шуны да аңлатып бирә алмаса, галим була ди мени ул!

Ә инде әлеге хәлгә бөтенләй ышанырга теләмәүчеләр моны ул бакаларның күктән төшмәве, яңгырга кадәр дә җирдә яшәгән булуы, яңгыр суларының алар яшеренеп яткан урыннарны юганнан соң кешеләр күзенә шулай күпләп күренә башлавы белән аңлатырга тырыша. Ләкин бакаларның чыннан да күктән явуын раслаган очраклар бик күп. Менә шул очракларның берсе моңа шикләнергә урын да калдырмый.
“1902 елда минем булачак картәнием Гертрудага 8 яшь була. Ул әнисе Мэри белән әлеге Уэст-Бромунг җирләре тирәсендә басу аша китеп барганда кинәт кенә яңгыр ява башлый. Алар тиз генә зонтикларын ача да ары атлый. Ләкин шулчак картәнием зонтик өстенә нәрсәләрнеңдер лычкылдап килеп төшүен сизеп кала да, башын читкәрәк чыгарып, ул әйберләрне күрергә тырыша. Муенын сузып караса, гаҗәпләнүенең чиге булмый: бу сәер тавышның сәбәбе күктән зонтик өстенә килеп төшкән кечкенә бакалар икән! Алар, зонтик өстенә килеп төшкәч, батутта сикергән кебек янә күтәрелеп очалар да җиргә коелалар. Бу хәлләрне күргәннән соң картәнием бик курыккач, аны әнисе тынычландыра башлый. Ул, берни булмагандай, моны бары тик бакалар яңгыры гына булуын, аның озакламый үтәчәген сөйләп, кызын тынычландырырга тырыша. Һәм, чыннан да, су яңгыры да, бакалар яңгыры да тиз арада туктый,” — дип искә ала олы картәнисе хөрмәтенә аның исеме кушылган Мэри Тимминс.
Бу очракта бакалар зонтик өстенә килеп төшкәч, аларның моңа кадәр дә җирдә булуын, үләннәр арасында гына качып яшәвен алга сөргән скептиклар авызларын йомарга мәҗбүр була. Өстәвенә, бу вакытта якын-тирәдә ниндидер абзарлар, агачлар булмавы әлеге бакаларның чыннан да күктән төшүен дәлилли. “Сабый баланы бу вакыйга шулкадәр тетрәндергән ки, ул 1994 елда 99 яшенә җитеп үлгәнче аны бөтен нечкәлекләренә кадәр җентекләп сөйли ала иде”, — ди Мэри.
1979 елда, июньнең көчле яңгырлы бер якшәмбесендә, Англиянең Бедфорд җирлегендә яшәүче Вида ханым Маквильям үз йорты янәшәсеннән бихисап яшел баканың су белән агып баруын күрә. Ләкин бакчадагы агач яф­ракларының өсте бака уылдыгы белән чуарлануын күргәч, ул бөтенләй гаҗәпкә кала: димәк, болар гадәти җир бакалары түгел, яңгыр белән бергә һавадан, күктән яуган бакалар булган!
Тагын шунысы да игътибарга лаек: югарыда китерелгән мисалларда бакалар яшел булса, аларның башка төсле булулары да билгеле. Мәсәлән, 1892 елның 30 июнендә Бирмингем графлыгының Мосли җирлегендә коточкыч яшеннән соң яуган бакалар яңгырында алар ак төстә булса, 1988 елда Глостен-ширда яуган яңгырда башта — ачык ал, соңрак кып-кызыл төсле булган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: “бакалар яңгыры” дигәч тә, күктән яуган җан ияләре һәрвакыт бакалар гына булмаган. 1984 елның 28 маенда Лондоннан ерак түгел урнашкан Ист-Хем шә­һәрчегендә яшәүче Рон Лэнгтон төнлә үткән көчле яшенле яңгырдан соң иртән өй түбәсендә берничә балык (күпчелеге камбала) табып ала. Планетабызның башка кыйтгаларында төрле вакытта аннан да сәеррәк тере явым-төшемнәр дә күзәтелә. Андыйлардан кәлтә еланнарын, чикерткәләрне, саламандраларны, әкәм-төкәмнәрне, еланнарны, медузаларны һәм җир селәүченнәрен дә телгә алалар.
“Бакалар яңгыры” күренешен чынбарлыктагы хәл дип танучы галимнәрнең версиясе шундый: әлеге җан ияләрен моңа кадәр яшәгән урыннарыннан циклон, ураган, смерч яисә башка табигать катаклизмы һавага күтәреп алып менеп киткән дә, күпмедер ара алып барып, җиргә яудырган. Фән әһелләренең бу аңлатмасы дөреслеккә туры килә дә кебек, ләкин, шул ук вакытта, күп кенә сораулар да тудыра. Мәсәлән, ни өчен ул табигать катаклизмнары ураган булган урында яшәүче барлык җан ияләрен дә берьюлы күтәреп алып китми? Ни өчен еш кына аның “кочагына” бакалар эләгә? Ни өчен ул бер генә төрле җәнлекләрне аерып “сайлап ала”? Ни өчен ул бу мәх­луклар яшәгән тирәлекне —суүсемнәрен, үсемлекләрне “сортларга” аерып калдыра?
Җир өстенә күктән “тере яңгыр” явуы менә инде ничә гасыр дәвам итә, әмма бүгенге көнгә кадәр моңа канә­гатьләндерерлек аңлатма бирүче юк.
Читайте нас: