М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры тукталышы. Билгеле булуынча, ул З. Вәлиди урамында. Көндезге сәгать 12 тулгач, республиканың фәнни-гамәли журналы булган “Сельские узоры” (“Авыл бизәкләре”) редакциясе хезмәткәрләреннән бер төркем журналистлар сәяхәткә чыкты. Һәр тукталыш саен салон төрле яшьтәге юл йөрүчеләр белән тула башлагач, баш мөхәррир Гыймалтдин Яруллин болай дип мөрәҗәгать итте:
— Хөрмәтле пассажирлар! Барыгызны да Әдәбият елы, бәрәкәтле көз ае белән тәбриклим. Күреп торам: кайберләрегез шактый авыр күтәренеп, шәһәр яны бакчаларыннан кайтып килгәнгә охшап тора. Юмарт уңышларыгыз белән котлыйм, бакча җимешләрегез тамагыгызга файдалы аш булып барсын. Без журналыбызда, республика авыл хуҗалыгы индустриясе, алдынгы тәҗрибә һәм фән яңалыклары һәм казанышлары белән бергә, йорт алды, бакча участокларында мул уңыш үстерү серләре белән дә уртаклашабыз.
— Укыйбыз, укыйбыз. Шәһәрдә яшәсәк тә, безнең күпләребез авылдан чыккан бит. Киңәшләрсез булмый хәзер. Күрәбез: “Башкортстан ихаталары”гыз журнал кушымтасы гына түгел, аерым басма булып та чыга башлаган. Бу — сөнечле хәл, — дип җаваплады байтак пассажирлар.
Аграр басманың журналистлары Салават Юлбарисов, Алексей Осипов, шулай ук журналның элекке баш мөхәррире Равил Карамов тыңлаучыларны “Авыл бизәкләре”нең дөньяга туу тарихы, бүгенгесе һәм алдагы планнары турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды. Ә инде редакциянең фотохәбәрчесе Марат Гайнетдиновның да катнашлыгын әле басылган рәсемнән дә күреп була.
“Матбугат укучы троллейбус” шәһәрнең төньяк бистәсендәге “Колхоз базары” тукталышына төп-төгәл бер сәгать эчендә барып җитте. Кире борылып кайтканда байтак базарчылар утырды. Алар да аграр журнал хезмәткәрләре белән очрашуга бик шат иде. Ни дисәң дә, аларга да бүләккә тарату өчен “Авыл бизәкләре” дә, “Башкортстан ихаталары” да җитәрлек иде әле. Ә инде авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлары Людмила Пусенкова белән Азат Вәлитовның бакча культуралары турындагы чыгышларын югары уку йорты аудиториясендә студентларга сөйләгән лекция кебек кабул иттеләр.
Бу очрашу юлаучылар күңелендә истәлекле хатирә булып бик озак сакланачак әле. Һәм, әлбәттә, ул соңгысы булмас!