-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 сентябрь 2015, 22:19

Попугай-балык күргәнең бармы?

Мексика сулыкларында яшәүче аксолотль, ягъни су аҗдаһасы дип аталган балык бөтен эчке органнарын, хәтта баш миенең бер өлешен яңадан тергезергә, саңагы гына түгел, үпкәсе белән дә сулыш алырга сәләтле.

Зәңгәр төстәге попугай-балык Атлантик океанның Бразилиягә якын өлешендә, Багам, Бермуд утраулары тирәсендә яши. Аның озынлыгы 1,2 метрга җитәргә мөмкин.
Сирәк очраучы бермөгез (пиросома) дип аталган балык ерактан ук көчле яктылык сирпә. Озынлыгы 30 метрга җитүгә карамастан, ул үзе бик нәфис һәм йомшак. Пиросоманың үтәкүренмәле тәне аны фильтрланган су белән туендыручы берничә мең полиптан тора. Бу зур балыкның авызына кеше сыеп бетәргә, һәм шул ук вакытта ул үтәли күренеп торырга мөмкин.
Макропина, яки мичкә күзнең (бочкоглаз) башы үтәкүренмәле. Авызы өстендәге күзгә охшаган ике чокыр — иснәү органы, ә баш түбәсендәге ике яшел шешенке урын — күзләре. Шуңа да ул үргә таба гына күрергә сәләтле.
Урта Азиянең төче суларында яшәүче алабугага охшаган анабас — дөньяда бердәнбер коры җирдән шуышып йөрүче балык.
Озынлыгы 1 метрга, авырлыгы 25-40 килограммга җитүче пакуның тешләре нәкъ кешенеке сыман.
Җылы сулыкларда, тропикларда һәм субтропикларда оча торган балык яши. Аның күкрәк читлегендәге канатлары сикергәндә ачыла, һәм балык һавада бераз оча ала. 2008 елда Япония тикшеренүчеләре аны видеокамерага төшереп, 45 секунд очуын терки.
Диңгез шайтаны дигән балык үзен сәер тотуы белән гаҗәпкә калдыра. Җитлегү чорында ата балык ана балыкның ян ягына ябешә һәм, бөтен эшчәнлек билгеләрен югалтып, паразит кебек аның исәбенә тукланып яши башлый. Балыкның маңгаенда чыгып торган кармакка охшаган үсентесе бар. Шуңа аны кармакчы балык дип тә йөртәләр. Үсентенең эче биолюминисцент бактерияләр белән тулган һәм ул яктырта. Үз корбанын ул шушы яктылык белән җәлеп итә.
Читайте нас: