+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 октябрь 2015, 21:17

Тырышмасаң, китереп бирмиләр

Салават районындагы 218 мең гектар җирнең яртысы авыл хуҗалыгы файдалануына бирелгән. Шуларның 35,2 меңе ―– сөренте җирләр, 31,2 меңе ―– печәнлек, 42,5 меңе – көтүлек, калганын күпьеллык үләннәр били. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән 18 оешма һәм 103 крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә.

Авыл кешесе элек-электән җир хуҗасы булган. Җирдән мәхрүм калу аның өчен һәлакәткә тиң. Крестьян ничек тә җир мәйданын арттыру хәстәрен күргән. Шул хезмәт аны авылга бәйләп тоткан, ул аннан яшәү чыганагы алган. Илдә үзгәртеп корулар башлангач, авыл кеше­сенә хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге бирелде. Халыкка пай җирләре бүленде, фермер хуҗалыгы оештырырга мөмкин­лек­ләр бермә-бер артты.
Лагыр авылында егерме елдан артык инде үз фермер хуҗалыгы булган Франгил Миндияров – бүген районда иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе. Аның йөз гектар җире бар, шуның 85енә ашлык чәчсә, калган өлешендә күпьеллык үләннәр үстерә. Быел уңышны бөртекле культуралардан гектарыннан уртача 25 центнер җыеп алганнар.
– Чәчкәндә орлыкны яхшылап эшкәртеп чәчәргә тырышабыз, чөнки ашламалар кертмибез. Шуңа да барлык тырышлыгыбызны чәчү эш­ләренә салабыз, – ди фермер. – Әлбәттә, һава торышы­ның тәэсире зур. Быел яңгыры да, кояшы да, суыклары да булды. Зарланырга сәбәп юк, бары тик эшләргә кирәк.
Чәчү, урып-җыю эшлә­рендә инде менә ун елдан артык Бәлә­бәй шә­һәреннән Сергей Ласоцкий килеп ярдәмләшә. Кыш айларына кайтып киткәч, без аны юксынабыз, сагынып көтеп алабыз.
Эшен башлап җибәргәндә фер­мерның техника паркында бернинди дә техника булмый, комбайн, лизинг­ка ике “МТЗ” тракторы, “ГАЗель” машинасы ала. Аннары үзендә барлык тагылма инвентарьларны булдыра. Гомумән, заманча һәм төзек техни­каның һәр эштә уңышның нигезе булуын яхшы аңлый.
Җир эшенә генә бәйләнгән кеше түгел Франгил Кылысбай улы. Юл төзү-ремонтлау эшләрен башкару авыл Советларына кайтарылгач, булдыклы эшкуар бу юнәлештә дә хезмәт сала. Үз техникасы белән авыл, район үзәкләрендә юл күтәрү, ремонтлау эшләрен башкара. Район хакимияте белән килешү төзеп, күптән түгел Әлкә, Татар Малоязы авыл Советларында ―– бе­рәр километр, район үзәгенең Харис Йосып, Комсомол, Тау башы, Елга буе, Спорт урамнарында юлларны төзекләндергән. Монда үз эшен яхшы белүче һөнәр осталары, белгечләр кирәк, шуңа да Себердә эшләүче егетләрне җәлеп иткән. Без дә эшнең кызу мәленә туры килдек. Экскаваторчы Закирҗан Ахунов район үзә­гендә яңа төзелгән Бакча урамында юл күтәртә иде.
Гомумән, Миндияров­лар­ның крестьян-фермер хуҗа­лыгы алга карап яши.Тормыш иптәше Зөлфия авылда көндәлек кирәк-ярак кибетен ачкан. “Алма агачыннан ерак төшми” дип әйтүләре хактыр. Аларны авылда иң тырыш гаилә дисәк тә ялгыш булмас. Уллары Руслан да хуҗалыкта барлык көчен биреп эшли, кече уллары Инсаф әле мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый.
– Эшлим, матур яшим дигән ке­шегә һәр җирдә эш бар. Теләк кенә булсын. Эшкә без гаилә белән һәр­вакыт бергә чыгабыз, бервакытта да эшне җиренә җиткермичә туктамыйбыз, – ди Франгил Миндияров. – Авылда акча юк дип әйтеп булмый. Башла, төзе, оештыр, эшлә, эзлән генә. Банклар кредитны бирә, район хакимияте һәрвакыт безнең белән тыгыз элемтәдә тора.
Аларның гаиләсендә теләк тә, дәрман да, көч тә бар. Димәк, бу гаиләнең киләчәктә дә эшләре уң булачак.
Читайте нас: