+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 октябрь 2015, 21:22

Ачыкмый да, сусамый да

2013 елның 14 октябрендә АКШның Сидар Фолс шәһәрендә яшәүче 12 яшьлек Лэндон Джонс исемле малай иртән торуга үзен сәер хис итә. Башы әйләнә, күкрәк читлеге кыса.

Рентген аның үпкәсе ялкынсынуын ачыклый һәм малай дәвалау курсы үтә. Әмма шуннан соң аның ачыгу һәм эчәсе килү тойгысы юкка чыга. Әтисе белән әнисе улларын Американың биш шәһәре клиникаларында тикшертеп караса да, табиблар аңа төгәл диагноз куя алмый.
Лэндон көненә бер кечкенә бутерброд кисәге яисә бераз чипсы ашый. Электән җитез һәм теремек малай 17 килограммга ябыккан, ул хәле юклыкка һәм еш башы әйләнүгә зарлана.
Малайның әтисе, аның чире гипоталамус эшчәнлеге бозылу белән бәйле, дип исәпли, чөнки баш миенең нәкъ шул өлеше ачыгу тойгысы өчен җавап бирә. Табиблар мондый хәлне берничек тә аңлата алмый һәм аның дөньяда бердәнбер очрак булуын билгели.
Читайте нас: