-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 октябрь 2015, 21:57

Буыннар бәйләнешен сакларга тиешбез

Район үзәгеннән ерак та түгел урнашкан Байкы авылына килеп керү белән игътибарны бер борынгы йорт җәлеп итә. Аны купец Дмитрий Чечушков 1897 елда кирпечтән төзеткән булган. Әлбәттә инде, революциядән соң сыйнфый дошман дип исәпләнелгән сәүдәгәрдән аны тартып алалар. 1931 елга кадәр анда Колхоз яшьләре мәктәбе урнаша, аннары урта мәктәп ачыла. 1942-62 елларда бина ятим балаларны үз түбәсе астына сыендыра, аннары 1997 елга кадәр янә мәктәп була. Шул елдан бирле ул буш тора, хуҗасызлыктан бина шактый таушала, түбәсе һәм янкормасы авария хәленә килә...

2002 елның 21 февралендә ул чактагы хакимият башлыгы Илдар Мусин район оештырылуга 70 ел тулуга багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясаганда “Районның үз тарихи музее булырга тиеш!” ди. Туган як тарихын өйрәнү буенча билгеле белгеч, педагогик хезмәт ветераны Николай Балахнин тәкъдиме буенча музей өчен бина сайлаганда нәкъ менә шул купец йортына тукталалар. Капиталь ремонтка район хакимияте 150 мең сум бүлгәч, анда эш кайный башлый — ул 2002 елның ноябреннән төгәл ике ел дәвам итә һәм 2004 елның 21 ноябрендә тантаналы рәвештә ачыла.
Музей фондын туплау һәм борынгы экспонатлар җыю өчен район хакимияте махсус акция игълан итә. Бу эшкә хакимият баш­лыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, бүгенге хакимият башлыгы Илдар Гарифуллин, мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Булатов белән музей директоры Николай Балахнин зур тырышлык һәм көч салалар, аларга район хакимияте мәгълүмат-аналитика бү­легенең ул чактагы начальнигы Равил Кашапов, авыл биләмәләре башлыклары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре зур ярдәм күрсәтәләр, гомумхалык акциясенә туган төбәгенең тарихына битараф булмаган гади кешеләр дә теләп кушыла. Нәтиҗәдә, бүген музейда 2000 тирәсе экспонат тупланган һәм бу эш әле дә дәвам итә.
Экспонатлар арасында па­леонтологиягә, археологиягә, нумизматикага һәм этнографиягә кагылучылары күп кенә, 300гә якын нәфис һәм фәнни-тарихи китап тупланган. Музей 6 бүлектән тора: административ-мәгълүмати, урман сәнәгате, районда яшәүче милләт вәкилләренең көнкүреше һәм мәдәнияте, совет чоры, “Хәрби дан залы” — хәрби-патриотик тәрбия, башкорт халкының көн­кү­реше һәм мәдәнияте. Аларның беренчесендә — район, республика һәм ил символикасы, икенчесендә, район икътисадының төп тар­макларының берсе буларак, урман сәнәгате предприятиеләре эшчәнлеге, район урманнарында үсүче агачлар, яшәүче хайваннар, җәнлекләр, кошлар, елга-күлләрдәге балыклар үрнәге урнаштырылган.
Әйткәндәй, урман сәнәгатендә фидакарь хезмәт салган өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булганнар күп түгел, шуларның берсе Василий Дульцев — караиделлеләрнең якташы, горурлыгы. Былтыр вафат булган Геройның исемен мәңгеләштерү максатында хакимият башлыгы Илдар Вил улы музейда аның почмагын булдыру өчен махсус акча бүлгән, бу эш җиренә җиткереп башкарылган.
Совет чоры бүлеге — музейның бүгенге директоры Равил Каша­повның аерым горурлыгы. Башка чордашлары кебек үк, Равил Әхмәт улының да гомере шул чор белән ныклы бәйләнгән, шуңа да бу зал аның өчен аеруча кадерле. Бу бүлектә КПСС райкомының беренче секретаре өстәле урнаштырылган, диварларда — пионер, комсомол һәм партия атрибутикасы, китап киштәләрендә В. И. Ленин, И. В. Сталин хезмәтләре, Зур совет энциклопедиясе.
Хәрби-патриотик тәрбия бүлеге исә иң зур залда урнашкан, чөнки андагы экспонатлар да иң күбе. Биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга багышланган стендлар, ветераннарның туганнары тапшырган орден-медальләр, борынгы кораллар урын алган.
Музейда ел саен ике меңгә якын кеше була, алар өчен төрле темага багышланган экскурсияләр оештырыла. Хезмәткәрләр музейга килүчеләргә туган як тарихы буенча консультацияләр бирә, язма һәм электрон төрдә мәгълүмат әзерли, тагын да күбрәк экспонат туплау максатында авылларга чыга.
Бу төбәктә яшәүче тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр тарафыннан Караидел районы тарихы буенча язылган китаплар, документаль архив материаллары зур кыйммәткә ия. Алар арасында Р. Кашапов белән Р. Мостафин районның 75 еллыгына әзерләп бастырган, А. Пантюхинның район дәваханәсенә 100 ел тулуга багыш­ланган, “Кызыл таң” гәзитенең элекке журналисты, шагыйрь Р. Риян­ның, Ф. Нургалиевның, Г. Тимер­шинаның һәм Ф. Сафинның китап­лары бар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: беренчедән, музейның бөтен документациясе язма һәм электрон төрдә эшләнгән; икенчедән, ул республикада елдан-ел киңрәк колач ала баручы “Музейлар төне” акциясендә катнашып килә. Ә инде чагыштырмача яшь музейның уңышларына килгәндә, эшли башлавына күп тә үтмәстән, Караидел тарих-туган якны өйрәнү музее хәрби һәм хезмәт даны музей­ларының республика смотр-конкурсы йомгаклары буенча лауреат дипломына лаек була. Баш­кортстанның Русия составына ирекле керүенә 450 ел тулуга багышланган конкурста — Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы, ә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган конкурста махсус Диплом белән бүләкләнә.
— Музейдагы һәр тарихи экспонатка кагылу гына да аңлатып бирә алмаслык тәэссоратлар кичерергә мәҗбүр итә, — ди музей директоры Равил Кашапов. — Алардан ерак ата-бабала­рыбызның яшәеше, тормышы сиңа карый кебек, шуңа да зур дулкынлану кичерәсең. Без бу экспонатларны киләчәк буыннарга да тапшырырга тиеш, әнә шул чакта гына үткәннәр онытылмас, буыннар бәйләнеше өзелмәс, тарих алдында йөзебез дә якты булыр.
Читайте нас: