+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 октябрь 2015, 21:39

Иң карт үсемлеккә – 3 мең яшь!

Канар архипелагына караучы Тенериф утравында (Испания) урнашкан Икод де лос Винос муниципаль округындагы Драго-паркта кактуска охшаган мәһабәт Аҗдаһа агачы (Драцена) үсә. 1917 елда бу агач милли әһәмияткә ия тарихи, мәдәни һәм табигать символы дип игълан ителгән.

Агачның кызыл төстәге суты канны хәтерләтә һәм төрле йогышлы чирләрне дәвалау өчен файдаланыла.
Бик акрын үскәнгә һәм кәүсәсендә боҗралар ясалмаганга күрә, агачның яшен билгеләү авыр. Белгечләр аңа 2500-3000 яшь тирәсе һәм ул — планетадагы иң карт үсемлек, дип исәпли. Бу гаҗәеп агачның биеклеге — 25, диаметры 10 метр, ә якынча авырлыгы 80 тонна тәшкил итә. Аны күрер өчен паркка ел саен 6 меңнән артык турист килә.
Драцена турында бик күп риваять бар. Элек утрауда яшәгән борынгы кабиләләр бу агачны изге дип санаган һәм аның янында гыйбадәт кылган, ә агач сумаласын үлгән кешеләрне бәлзәмләү өчен файдаланганнар.
Бу декоратив үсемлекнең 50 төре билгеле. Алар Африкада һәм көньяк-көнчыгыш Азия утрауларында үсә.
Экскурсияләр оештыручы гидлар, Страдивари үз скрипкасын нәкъ шушы агач сумаласыннан эшләнгән лак белән буяган, шуңа күрә ул аеруча матур яңгырый, дип исәпли.
Читайте нас: