+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 октябрь 2015, 22:38

Чын күңелдән, ихлас йөрәктән

Кардиология үзәге табибларына пациентлар бары тик рәхмәт укый. Сөйкемле һәм чибәр, кайгыртучан һәм хәстәрлекле ханым һәм туташлар арасында булу кемгә генә ошамас икән! Сүзем республика Кардиология үзәге хезмәткәрләре, үз һөнәренең чын осталары — 2нче кардиология бүлекчәсе мөдире, медицина фәннәре кандидаты Сәкинә Янбаева кул астында эшләүчеләр турында.

Күптән түгел мине сәламәтлек торышым буенча шушы үзәккә җибәрделәр, анда 2нче бүлекчәгә тәгаен­ләделәр. Дәвалаучы табибә итеп Нона ханым Хмелевскихны билгеләгәч, бик сөендем, чөнки аның һөнәри осталыгы турында ишетеп белә идем. Нона Алексеевна өчен һәр па­циентның җан-тән авыртынуы аның үз тормышының бер өлешенә әверелә, ул һәркемгә бик игътибарлы, ә авыруларга бу — иң мөһиме. Билгеле булуынча, дәва­ханәләрдәге медицина җиһазлары, төрле заманча аппаратуралар үзләре генә беркемне дә савыктыра алмый, ә алар ярдәмендә кешене дәвалау, авыруга карата мөнәсәбәт, уңайлы мохит, яхшы кәеф һәм җан тынычлыгы тудыру шунда хезмәт салучы табиблар, башка медперсоналның тырышлыгына, кешелек­ле­ле­генә, шәфкатьлелегенә бәйле.
Нона Алексеевна медицинада очраклы кеше түгел, аның кебекләр турында “тумыштан табиб” диләр, үз һөнәрен андыйлар изге саный. “Ашыгыч медицина ярдәме” бүлекчәсендә бер­ничә ел шәфкать туташы булып эшләгәннән соң, ул — Ульяновск медицина университетын, аннары интернатураны, соңрак кардиология буенча ординатураны тәмам­лый. Кардиология үзәгенә интернатурадан соң килә һәм гомерлеккә шушында кала. Миокард инфаркты бүлек­чәсендә эш башлап, Алия Мөхәм­мәтрәхимовада тәҗ­рибә туплый, аннары Сәкинә Мөнир кызы җитәкче­легендәге 2нче бүлекчәгә күчә.
— Әлеге бүлекчәдә бик тату, тырыш, бердәм коллектив эшли. Хезмәттәшләрем Айгөл Ишманова, Нелли Гәрәева, Алина Җәләлет­динова да — үз һөнәренең чын осталары, изге күңелле гуманистлар, эшләренә җаны-тәне белән бирелгән фидакарьләр, — ди Нона Алексеевна.
Шушы урында мин барча авырулар исеменнән намуслы хезмәтләре, сабырлыклары, пациентларга зур игътибарлы булганнары өчен шәфкать туташлары Рәмзия Минһаҗевага, Розалия Зариповага, Елена Незговоровага, Фәйрүзә Бажинага да рәхмәт сүзләре җиткерер идем.
Йөрәкләребез тыныч тибә башлагач, безне тернәк­ләндерү өчен физиотерапия бүлекчәсенә арытаба савыгырга җибәрделәр. Анда төрле физик күнегүләр, процедуралар, массаж безгә сәламәтлегебезне ныгытырга ярдәм итте. Шунда карап торуга кечкенә гәүдәле массаж ясаучы Ульяна ханым Михеева, миңа калса, бик авыр физик, хәтта ирләр эше башкара, дип әйтер идем, көненә аңа сеанска 15-17 кеше языла! Ләкин без аның зарланганын ишетмәдек, чөнки аның өчен иң мөһиме — үзе башкарган эшнең сыйфаты. Моны Кардиология үзәге баш табибы урынбасары Евгений Ермолаев һәр хезмәткәргә хас сыйфат, үзенчәлек буларак билгели.
Яшь барган саен дәва­ханәләрдә ешрак булырга туры килә. Һәр урында пациент буларак та, кеше буларак та ягымлы, ихтирамлы һәм игътибарлы караш тою үзе үк йөрәккә сары май булып ята. Менә бу юлы да мин шундый табиблар кулына эләктем, моның өчен аларга үзләре дәвалап, савыктырып җибәргән сәламәт йөрәгемнән чыккан олы рәхмәт сүзләремне җиткерә­сем килә!
Читайте нас: