+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 октябрь 2015, 21:18

Безнеке — иң сөйкемлесе!

Чиләбе шәһәрендә узган Бөтенрусия “Татар кызы-2015” бәйгесендә Башкортстан данын Туймазы гүзәле Альбина Хаматова яклады.Башкортстанда татар гүзәлләре бәйгесе моңа кадәр “Нәүруз гүзәле” дип атала иде. Ул барлыгы 12 тапкыр узды. Быелгы бәйге “Татар кызы” дигән исем астында үтте. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узган республика финалында 12 кыз көч сынашты. Шулар арасында сылуларның сылуы билгеләнде. Башкортстанда узган бәйгенең генераль иганәчесе Башкортстан татарларының “Берлек” милли-мәгърифәтчелек оешмасы булды.

Республикабыз данын якларга ел да бер татар кызы башка төбәктәге бәйгегә сайлап җибәрелә. Үткән елны Туймазы районыннан Алина Гыйззәтуллина Русиядәге иң сылу татар кызы дип танылса, быел, шулай ук Туймазы районыннан Альбина Хаматова Чиләбедә узган “Татар кызы-2015” бәйгесен ямьләндереп кайтты!
— “Татар кызы” — ул матурлык бәйгесе генә түгел. Монда кызларның гореф-гадәтләрне белүе, аш-суга осталыгы һәм башка сыйфатлар да күз уңында тотыла, — диде Чиләбе өлкәсе губернаторы урынбасары Вадим Евдокимов.
Чынлап та, бәйгедә катнашучы кызлар өчен бу бик зур сынау. Монда, матурлык белән беррәттән, батырлык та, тыйнаклык та, уңганлык та кирәк. Токмач кисү, чигү, су ташу һәм башка күптөрле сынаулар аша үтәргә кирәк була сылуларга.
— Мин республикабызны тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алдым дигән ышанычта калам. Көчемә ышанып, ярдәм кулы сузган барлык кешегә зур рәхмәтемне җиткерәм, — ди Альбина Хаматова.
Ул Туймазы районының Япрык авылыннан. Әлеге вакытта Казан техник милли-тикшеренү университетында укый. Татар телен, халык моңын ярата, үз итә, аларны саклап яшәргә омтыла.
Шунысы да бик мөһим: Альбинага булышлык итәргә Туймазы районы хакимиятенең мәдәният бүлеге, “Берлек” оешмасы, Уфа “Нур” татар дәүләт театры, республика матбугат басмалары вәкилләре, җыелышып, бердәм булып барды.
Ил күләмендә узган “Татар кызы” бәйгесендә Альбина башка төбәкләрдән килгән иң сылу татар кызлары белән гүзәллеккә сынау тотты һәм “Иң сөйкемле кыз” дигән номинациягә лаек булды.
Бәйгенең абсолют җиңүчесе исемен Пермь өлкәсеннән Алина Аптукова яулады. Иң матур һәм сәләтле кызга Татарстанның халык артисты Ринат Ибраһимов өр-яңа машина ачкычы тапшырды.
Тамаша җыр-моң белән үрелеп барды. “Казан” бию ансамбле чыгышы — бәйрәмнең иң чагу бизәге булды. Шулай ук “Голос. Дети” конкурсында катнашучы, чишмә төсле челтерәп аккан тавышлы Сәйдә Мөхәм­мәтҗанова, Татарстанның халык артисты Ринат Ибраһимов һәм башка күренекле җырчылар чарага ямь өстәде.
Читайте нас: