+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 октябрь 2015, 21:17

Май чүлмәге тышыннан билгеле

Мексиканың башкаласы Мехико шәһәрендә дөньяда иң үзенчәлекле китапханәләрнең берсе урнашкан. Ул гади йөк машинасы итеп төзелгән. Проект авторлары халыкны китап укуга шул рәвешле җәлеп итәргә һәм мәгарифне үстерүгә үз өлешен кертергә тели.

20 квадрат метрлы бинага, башлыча, сәнгатькә багышланган 1200 китап сыйган. Аларны бушлай алып торып та, машина эчендә дә укырга мөмкин. Китаплар түбәгә бер­кетелгән киштәләргә урнаштырылган. Бүлмә эче җилләп торсын һәм яктылык төшсен өчен стеналарда уемнар ясалган, ә идәннәр берничә өлешкә бүленгән һәм китапны алырга буй җитсен өчен күтәртелеп тора.
Китапханә лекцияләр белән чыгыш ясау, әдәби кичәләр үткәрү өчен дә файдаланыла.
Болгариянең Пловдив шәһәрендә дә исәптән төшерелгән иске троллейбус эчендә урнашкан шундый китапханә бар. Анда да 600 китапның теләсә кайсын алып укырга мөмкин.
Ә менә Американың Канзас үзәк шәһәр китапханәсе киштәдәге китаплар рәвешендә төзелгән. Аның дизайнын эшләгәндә халыкка шәһәр белән бәйле китапларны күрсәтергә тәкъдим ителә һәм бина шул китаплар тышлыкларына охшатып төзелә.
Читайте нас: