+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 октябрь 2015, 11:48

Ноябрь. Ел фасылы

Безнең эрага кадәр IV гасырда борынгы Мисырның төп халкы бу айны “эпифи” дип атаган. Хәзерге кебек үк, алар өчен дә ул унберенче ай булып исәпләнгән.Ә борынгы римлылар аны “ноуесетбер”, ягъни тугызынчы ай дип атаганнар. “Ноябрь” атамасы латинча “новем” (тугыз) дигән сүздән алынган, элек ул “кыш ае” исемен йөрткән. Борынгы Русьта да ул тәүдә тугызынчы ай булган. Ә XV гасырдан 1700 елга кадәр өченче ай булып торган һәм “грудень”, ягъни “кантар” исеме белән йөргән. “Кантар” — димәк, туфрак кәсләнүе, боз кантары. Аны “боз ае” дип тә йөрткәннәр.Халкыбызның борынгы календаренда “келәү” ае 21 ноябрьгә кадәр дәвам итә, ә 22 ноябрьдән “буш” ай башлана. Чыннан да, бу ай башына кыр эшләре генә түгел, мал-туар белән бәйле мәшәкатьләр дә шактый кими.Борынгы төрки календаре буенча ноябрь аеның төп өлеше Кояшның Чаян йолдызлыгында чагына туры килә. Ул 21енә кадәр дәвам итә. Аннары Укчы йолдызлыгына керәбез.

Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар


1 — Суд приставлары көне;
— Русиянең һәм Баш­кортстанның халык артисты, Салават Юлаев исе­мендәге дәүләт премиясе лауреаты Заһир Вәлитовка 75 яшь.
4 — Халыклар бердәмлеге көне.
5 — Галим, язучы, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фән­нәр академиясе академигы Зиннур Ураксинның тууына 80 ел (1935-2007);
— филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы Марат Зәйнуллинга 80 яшь.
7 — Башкортстан Ветераннар советы рәисе Марат Муллагалләмовка 85 яшь;
— Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисткасы Роза Кәримовага 80 яшь;
— шагыйрь Равил Шаммаска — 85 яшь.
10 — Бөтендөнья яшьләр көне;
— Русия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре (Русия полициясе) көне.
11 — Язучы һәм журналист Рәүф Насыйровның тууына 80 ел (1935-2014).
12 — Русия Саклык банкы хезмәткәрләре көне.
13 — Бөтендөнья сыйфат көне.
15 — Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне;
— язучы һәм журналист Рәшит Низамовка 80 яшь.
17 — Халыкара студентлар көне;
— Башкортстанның халык артисты Вахит Хызыровка 50 яшь.
19 — Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне.
20 — Бөтендөнья бала көне.
21 — Русия салым органнары хезмәткәрләре көне;
— Бөтендөнья телевидение көне.
26 — икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыповка 80 яшь.
29 — Әниләр көне.
Читайте нас: