Менә шуннан башланды да инде. Гадәттә, андый Мөрәҗәгатьләрне алучылар укып чыгып, “Ай маладислар! Дөрес эшлиләр, шулай кирәк, без дә бу эшкә кушылабыз, тынычлыкны яклыйбыз”, дигәнрәк уйлар белән бер папкасына салып куя. Юлламаны алдымы-юкмы, бу уңайдан ни дә булса эшләндеме, ләм-мим. Хәер, мин нәрсә турында сөйләп торам. Тиешле органнардан гәзиткә юлланган шикаятьләргә җавап алу да сирәк күренеш бит хәзер. Югыйсә, җавап бер айда бирелергә тиеш дигән закон булса да. Әлбәттә, моны тиешенчә үтәүчеләр дә бар, әмма кайчак үзебез кат-кат шалтыратып, җавапны юллап алырга туры килә.
Ә менә Америка Илчелеге безнең Мөрәҗәгатьне алу белән тиз арада Вашингтонга җибәргән. Мөбәрак Хөсәен улы аның белән һич кичектермичә танышып чыккан дип уйларга да нигез бар. Чөнки шул көннән башлап безнең электрон почтабызга көн дә Америкадан хат килә башлады. Редакциябездә инглиз телен Обама дәрәҗәсендә үк белүчеләр сирәк, шулай да аны тәрҗемә итү җаен таптык һәм, аңлавыбызча, АКШ Президенты кичәге көне ничек үтүе, дөнья кыйтгаларында тынычлык урнаштыруга нинди өлеш кертүе турында көн саен безнең алда отчет тота. Димәк, 2009 елның октябрендә Барак Обаманың “Халыкара дипломатияне һәм халыклар арасында хезмәттәшлекне ныгытуга зур көч салган өчен” дигән сүзләр белән тынычлык өчен Нобель премиясе алуы юкка булмаган икән, дип уйларга нигез бар кебек.
Шул ел башында АКШ Президенты вазыйфасын үти башлаганда ул элекке бер яклы тышкы сәясәттән баш тартачагын, Американың гына түгел, дөньяның бөтен илләре мәнфәгатьләре турында хәстәрлек күрәчәген белдергән иде. Өстәвенә, Иран белән сөйләшүләргә әзер булуын әйтеп, Гыйрактан Америка гаскәрләрен чыгарачагы турында вәгъдә иткән иде. Әмма...
Ләкин ике ел элек Нобель комитеты Обамадан тынычлык премиясен кире кайтаруны таләп итте. Якын Көнчыгышта алып барган сугыш хәрәкәтләре, Әфганстанны, Ливияне, Гыйракны бомбага тотуы, Гуантанамодагы тоткыннар базасын ябу вәгъдәсен үтәмәве, тагын әллә нинди кыланышлары өчен аны “канлы сәясәтче” дип атадылар. Кыскасы, аның 2009 елдагы хәрби конфликтларны дипломатик юл белән хәл итү һәм атом-төш коралына урын булмаган дөнья төзү турындагы сүзләре буш булып чыкты.
Әллә шушы премияне кире кайтармас өчен ул хәзер көн дә тынычлыкка керткән өлеше (ул өлеш булмаса да) турында отчет бирә микән? “Кызыл таң” бөтен дөньяны кырмыска оясына таяк тыгып болгаткан кебек бутап яткан “канлы сәясәтче”гә бик ышанмаса да, Ак йортның безнең мөрәҗәгатебезне игътибарсыз калдырмавына соклану белдерә. Кем белә, бүгенге хәлебезгә битараф булмаган башка оешмалар да Америкага шундый хатлар юлласа, бәлки, ул акылга утырыр, үзен дөнья кендеге итеп санаудан, океан артындагы илләр сәясәтенә тыкшынудан туктап, ниһаять, үзе дә тынычланыр һәм безгә дә тынычлыкта яшәргә мөмкинлек бирер иде.