+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 ноябрь 2015, 21:39

Башкортстан Кыш бабае Ишембайда яшәячәк

Русиядә Кыш бабай резиденциясе Бөек Устюгта урнашкан. Ә менә Башкортстан Кыш бабаеның моңа кадәр резиденциясе булмады. Ниһаять, быел республикада бу мәсьәлә хәл ителде. Безнең Кыш бабай Ишембай районының Урман-Бишкадак авылында яшәячәк. Быел Яңа елда Башкортстан кунакларын тагын нинди мавыктыргыч программалар көтә? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

– “Башкортстанда Яңа ел могҗизасы” проекты шактый эчтәлекле булачак, – диде Башкортстан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов. – 1-10 гыйнварда уфалылар, башкала кунаклары, истәлекле урыннарда булып, күңел ача алсын өчен зур көч салыначак. Атап әйткәндә, бәйрәм көннәрендә Уфа буйлап метробуслар йөриячәк. Метродагы сыман, бер тапкыр акча түләп, бәйрәм тантаналары үткән урыннарга, мәйданнарга барып җитеп булачак. Маршрутка башкалабызның истәлекле урыннары, музейлары да кертеләчәк.

Яңа елның төп яңалыгы Кыш бабай белән бәйле. Быел аның резиденциясе республикада да урнашачак. 27 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Кыш бабайның төп кунак тирмәсен урнаштыру өчен конкурс оештырылды. Бәйгедә шәһәр һәм районнар катнашты. Нуриман, Бөре һәм Ишембай районнары тәкъдимнәре финалга чыкты.

Җиңүчене Башкортстанда Балалар хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова белән Кар бөртеге Варвара игълан итте. Башкортстан Кыш бабае Уфадан 140 чакрым ераклыкта урнашкан Ишембай районының Урман-Бишкадак авылында яшәячәк. Биредә кунакларга төрле күңел ачу чаралары тәкъдим ителәчәк. Уфадан Урман-Бишкадакка махсус туристик автобус йөриячәк. Шуңа күрә, уфалылар, кунаклар көн эчендә Кыш бабайда кунакта булып кайта алачак. Вячеслав Гыйләҗетдинов билгеләп үтүенчә, бәй­рәмдә Башкортстан Кыш бабаена 200-300 мең кеше килүе көтелә.

Бәйрәмнәрнең һәр көне аерым исем астында үтәчәк. Әйтик, 2 гыйнвар – әти-әниләр көне. Бу көнне һәркем иң якын кешеләре янына барып, хәлен беләчәк. 3 гыйнвар – ба­ла­лар көне. Димәк, балалар игътибар үзәгендә булачак. Спорт көнендә Уфада һәм республика төбәкләрендә күп­төрле бәйгеләр оештырылачак. Яхшы күршеләр көнендә, ут күршеләр белән табын корудан тыш, күрше төбәкләрдән кунаклар чакыруга да игътибар биреләчәк.
Яңа ел бәйрәм­нәрендә Уфа кунакханәләрендә туристларга, ял итүчеләргә ташламалы шартлар тәкъдим ителүе игътибарга лаек. 1-10 гыйнварда башкалабызның кайбер кунакханәләрендә бер тәүлек яшәү нибары 400-500 сумга төшәчәк.

Күренүенчә, якынлашып килүче Яңа ел Башкортстан халкы, республикага килүче кунаклар өчен истәлекле булмакчы. Моңа һич аптырыйсы юк. Өлкәннәрне дә балачакка алып кайтучы, елга бер генә килүче, хыялларны чынга ашыручы могҗизалы бәйрәм бит ул.
Читайте нас: