Кайбер эшкуарлар, дигәндә мин, әлбәттә, Камышлытамак авылында туып-үскән Наил Баһаветдиновны күз уңында тотам. Сүз дә юк, Наил Җәүдәт улы кебек тормышта зур дәрәҗәләргә ирешкән милләттәшләребез республикабызның һәр төбәгендә бар. Ләкин аларның барысы да аның кебек үк игелекле күңеллеме, туган авылы һәм райондашлары хакына җанын фида кылырга әзерме соң? Кесә байлыгыннан бигрәк күңел тарлыгы хөкем сөргән бу заманда әлеге сорауга кистереп кенә җавап бирү җиңел түгел шул.
Бакалыга хас тагын бер үзенчәлек: ул — хезмәт ярату, тырышлыктыр, мөгаен. Бакалылылар җир җимертеп эшли дә, күңелле итеп ял да итә һәм, илдәге икътисади кризисны күз уңында тотып, берьюлы өч бәйрәмне: район оештырылуның — 85 еллыгын, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен һәм республика “Әдәби марафон” штандартын тапшыру тантанасын, үзләренә хас булганча, тыйнак һәм җыйнак итеп бәйрәм дә итә белә.
Бакалы районы мәдәният хезмәткәрләре чара кунакларын — Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, “Акбузат” журналы баш мөхәррире Тамара Искәндәрияне, Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты, “Башкортостан кызы” журналы баш мөхәррире Гөлназ Котоеваны, “Агыйдел” журналының проза бүлеге мөдире, прозаик Сабир Шәриповны, филология фәннәре докторы Зәйтүнә Шәрипованы, “Башкортостан кызы“ журналының әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, шагыйрә Гөлнара Хәлфетдинованы, Ә. Вәлиди исемендәге милли китапханәнең бүлек мөдире Мөнирә Фәттахованы, Башкортстан Милли әдәбият музееның баш саклаучысы (хранителе) Әлмира Шәрипованы икмәк-тоз белән каршы алдылар һәм туп-туры китаплар патшалыгына — район һәм балалар модельле китапханәләренә чакырдылар. Китапханә һәм аның янәшәсендә урнашкан туган якны өйрәнү музее буйлап экскурсия ясаганнан соң, кунаклар “Яңа исемнәр ачабыз” дип аталган “түгәрәк өстәл”дә катнашты.
Бакалы — башкорт әдәбиятына драматург, язучы, публицист Нәҗип Асанбаев белән шагыйрь Миәссәр Басыйровны, татар әдәбиятына бертуган Фәиз һәм Ләис Зөлкарнәйләрне биргән төбәк. Шөкер, бүген дә районда аларның данлы эшләрен дәвам итүчеләр, күңелләрдә иҗат кузын йөртүчеләр бар: Рәвилә Әхмәтгәрәева, Регина Риянова, Ирина Шәймәрданова, Айгөл Усманова, Лилия Галимова, Марина Игошина, Ләйсән Шәфигуллина, Евгения Семенова — нәкъ шундыйлардан. Башкортстан Язучылар берлегеннән Гөлназ Котоева җитәкчелегендә килгән делегация әгъзалары шулар арасыннан Бакалыдагы 2нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Евгения Семенованы “Әдәби марафон”ның ачышы” дип билгеләде, киләчәктә тагын да камилрәк шигырьләр язар өчен аңа әдәбият теориясен тирәнтен үзләштерергә, буш вакытында шигырь китаплары укырга киңәш иттеләр. Женя гына түгел, алда телгә алынган иҗатчыларның һәммәсе ул көнне үзләренең кулъязмаларына тәҗрибәле язучы-шагыйрьләрнең төпле бәяләмәләрен алды.
Нәкъ шул “түгәрәк өстәл” барышында Гөлназ Котоева “Бакалы районында әдәби-иҗат түгәрәге оештырырга кирәк” дигән тәкъдим белән чыкты. Сабир Шәрипов та бу тәкъдимне күтәреп алды һәм түгәрәк эчендә берничә секция (башкорт, татар, урыс телләрендә иҗат итүчеләрнең) булдырырга кирәклеген белдерде.
Гөлназ Котоева район Мәдәният сараенда узган тантаналы чара барышында да бу мәсьәләгә аерым тукталды. Моңа өстәп, “Бакалы районында Нәҗип Асанбаев исемендәге әдәби премия булдырырга кирәк” дигән фикерне дә әйтте. Аның бу сүзләрен зал көчле алкышлар белән каршы алды.
Алда телгә алынганча, тантаналы чарада, әдәбиятчылар белән беррәттән, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә тәбрикләнде. Авыл хуҗалыгы тармагында аерым уңышларга ирешкән хуҗалык рәисләре, хезмәт алдынгылары район җитәкчеләре һәм килгән кунаклар кулыннан дипломнар, истәлекле бүләкләр алды, алар хөрмәтенә җырлар яңгырады.
Бакалыдагы концерт-тамаша тагын бер үзенчәлекле ягы белән хәтердә калды. Бу көнне Бакалыда туып-үсеп, Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры директоры булып эшләүче Илдар Хаҗиев, истәлекле бүләккә өстәп, бер төркем якташларына, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә “Нур”да узачак спектакльләргә билетлар да бүләк итте. Ә тамырлары белән Бакалыдан булган Татарстанның халык артисты Виталий Агапов 8 Март бәйрәме уңаеннан Бакалыда бушлай концерт куячагын әйтте. Мин моңа берчә сөенеп, берчә көенеп утырдым. Ни өчен дигәндә, Бакалының берәр игелекле күңелле эшкуарын җәлеп итеп, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә “Кызыл таң”га яисә “Тулпар”га бүләк-подписка оештырмавыма үкендем. Халык телевизордагы кайчан ачсаң да бара торган җанөшеткеч вакыйгаларны күреп, Интернеттан шундый ук эчтәлекле язмаларны укып арыды, аның күңеленә җанын җылытырдай рухи азык кирәк бүген. Ә, мәгълүм булуынча, җанны җылыта алырдай андый рухи азыкны, иң беренче чиратта, әйбәт эчтәлекле гәзит-журналлар, театраль тамашалар, концертлар гына бирә ала. Хәтерегездә булса, элегрәк алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен башкаладагы М. Гафури исемендәге академия драма театрына ел саен диярлек автобуслар белән спектакльләр карарга алып баралар иде. Мин Бакалыда әнә шул традицияләрнең кире кайта башлавына, бу изге эшкә игелекле күңелле якташларының тотынуына сөендем.
Саный китсәң, Бакалыда Наил Баһаветдинов кебек игелекле күңелле, районы, туган авылы өчен җан атып торучы, тормышында һәм эшендә зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр байтак: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Якташлар-бакалылылар” җәмгыяте әгъзалары Равил Кәримов, Рамил Ибәтуллин, Фәнил Габдрәфыйков һәм башкалар.
Ел артыннан ел, көн артыннан көн үтә, бәйрәмнәр дә әйләнә дә килә тора. Киләсе бәйрәмнәрдә алар кулыннан якташларына “Кызыл таң”га язылу квитанцияләре тапшырылса, икътисади кризис сәбәпле генә яраткан басмаларыннан аерылып торган бакалылылар да моңа, һичшиксез, шатланырлар, гәзит килүен көн дә көтеп алырлар, киләсе подписка чорында инде үзләре аңа язылырлар иде.
Кунакчыл һәм ихлас кешеләр яшәгән Бакалы районыннан кайтканда күңелдә әнә шундыйрак уйлар туды. Һәм әлеге уйлардан туган өмет уты күңелне җылытыбрак, нурландырыбрак җибәргәндәй булды.