Арытаба кунакларны икмәк-тоз белән Туймазы шәһәренең үзәк балалар-үсмерләр модельле китапханәсендә каршы алдылар. Биредә алар районның әдәби картасын карады. Анда Әсхәт Мирзаһитов, Виктор Кочетков, Тимер Арслан, Муса Сираҗи, Наил Котдусов, Камил Җиһаншин, Суфиян Сафуанов, Гази Кашшаф кебек әдәбият әһелләре лаеклы урын алган. “түгәрәк өстәл”дә “Алтын башак” әдәби берләшмәсенә йөрүче яшь һәм тәҗрибәле язучыларның кулъязмалары тикшерелде. Бу берләшмә 1933 елдан бирле эшли, аны оештыручылар – Башкортстанның халык шагыйрьләре Рәшит Нигъмәти һәм Баязит Бикбай.
Туймазы татар дәүләт театрында республиканың Әдәби марафон эстафетасын тапшыру тантанасына әдәбият сөючеләр, укытучылар, студентлар, мәктәп укучылары җыелган иде. Символик китапны Туймазы районыннан Октябрьский шәһәре кабул итеп алды.
Түбәндә “Алтын башак” әдәби берләшмәсенең кайбер актив әгъзаларының шигырьләрен тәкъдим итәбез.