+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 ноябрь 2015, 21:20

Чын һәм чынны сөюче

Профессор Халисә Локмановага – 75 яшь.Ачык күңелле кешегә “кояш кебек” диләр. Сүз дә юк, рәхәт андыйлар янында. Әмма кайберәүләрнең аңа охшашлыгы җәйге челләдә көн үзәгендәге кояш кыздыруы кебек ялыктыргыч була башлый, беренче карашка тансык булып тоелган нурлар әллә рәхәт бирә, әллә михнәт... Таң сарысы таралгач, яки яңгыр явып туктагач чыккан кояшка ни җитә?! Аның беренче нурлары кабынуын көткән табигать бер мизгелгә тын кала, әйтерсең ниндидер җанга рәхәт халәт кичерер алдыннан тирән итеп тын ала. Һәм менә ул кояш! Аның нурларыннан һәр тереклек җанлана – кошлар сайрап җибәрә, нур кунган гөл-чәчәкләр бал кортларына таҗларын ача. Ничек кенә тансык булмасын, кояш нурларына да чама кирәктер ул.Такташтагы “үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле” кешеләрне әнә шул тансык кояшка охшатам. Мөгаллимнәрнең мөгаллимәсе Халисә Локманова да шундыйлардан.

Республикада билгеле бу шәхеснең үзенчәлекле ягы бар – аны кайберәүләр усал ди, әмма кешелеклелек сыйфатлары өчен яратмаган бер кеше дә юктыр! Сүзем – Башкорт­станның атказанган укытучысы, Русия Федерациясе югары мәктәбенең мактаулы хез­мәткәре, республикада мәга­риф эшенең философиясе һәм тарихы, милли мәктәпнең үсеш мәсьәләләрен яктырткан 90нан артык мәкалә, 4 монография, уку кулланмалары авторы, профессор Халисә Локманова хакында.

Һәркемдә бөтен булмышын, тормыш юлын билгели торган бер төп сыйфат була. Халисә Хәниф кызында ул – җаваплылык. Кечкенәдән үзен башкалар өчен җаваплы тоя ул. Башкаланың 2нче мәктәбен тик “бишле” билгеләренә генә тәмамлап, өлгер­гәнлек аттестаты белән бергә медаль алса да, укуын дәвам итүдән баш тарта, 40 яшьтә дүрт баласы белән тол калган әнисенә ярдәм йөзеннән эшкә урнашырга була. Әмма әнисе Мөзәянә апа да, укытучылары, туганнары да аны яңа гына ачылган Башкортстан дәүләт университетына укырга керергә күндерә. Халисә тарих-филология факультетын сайлый.

Ул бик тиз курсташлары арасында башлап йөрүче, лидер булып китә. Нәкъ шул чорда булачак галим, профессор Суфиян Поварисов университетта эшли башлый. Халисә укыган төркемне Туймазы районының Кандра поселогындагы мәктәпкә педагогия практикасына алып баргач, аңа иң беренче дәрес үткәрү бурычын куя. Беренчесе ничек булса, калган дәрес бирүче студентлар да шул югарылыкка омтыла, янәсе. Һәм шулай була да! Халисә, иптәшләре өчен зур җавап­лылык тоеп, алынган эшен җиренә җиткереп башкара, педагогия практикасын “бишле”гә үтә. Аны әлеге мәктәпкә эшкә чакырып калалар, ә Уфага кайткач, Суфиян Шәмсетдин улы “Кызыл таң” гәзитендә яшь мөгал­лимә турында мәкалә бастыра. Аңа якты киләчәк, һөнәри уңышлар юрый.

Озын кара толымлы, сылу гәүдәле, акыллы карашлы бу кыз чын мәгъ­нәсендә факультетның йөзек кашы була. Гадәттә, мондый кызларга егетләр якын килергә курка төшә. Ә Халисә беренче курста укыганда ук тарих факультетыннан Хөсәен Локманов белән дуслаша. Тын океанда хезмәт итеп кайткан диңгезче, Стәрлебаш районында 14 балалы гаиләдә туып-үскән асыл егет белән алар 5нче курста өйләнешеп тә куя. Диплом алгач, уртак чемоданга яңа тормышка якты өметләр, матур хыялларны салып, Халисәне практика вакытында ук яратып, эшкә чакырып калган Кандра мәктәбенә эшкә юлланалар. Биредә уллары Айрат туа.
Сабыйларына сигез ай тулгач, Стәрлебаштан хат килеп төшә. Анда 82 яшьлек әтиләре Хәкимҗан ага үзенең авыруы һәм соңгы сулышын төпчек улы кулында алырга теләве турында яза. Яшь гаилә Стәрлебашка кайтып төпләнә. Төпчек киленнәрен гаиләгә 15нче бала итеп кабул итә Локмановлар. Ул үзе дә аларны яратып, игелек күрсәтергә атлыгып яши. Халисә Хөсәенен Казанга аспирантурага укырга җибәреп, Стәрлебашта калганга да һичбер уфтанмый – баласын үстерә, мәктәптә тырышып хезмәт сала, завуч була.

Биредә ул урыс теле һәм әдәбиятын укыта. Дәресләре эзмә-эзлекле, биргән белеме төпле һәм үтемле була яшь мөгаллимәнең. Нәкъ шул чорда ул уку-укыту процессын җанландыру, методик алымнарны төрләндерү хакында ныклап уйлана һәм шушы өлкәдә фән белән шөгыльләнергә карар итә. 1969 елда гаилә Уфага күченеп килә һәм Халисә Хәниф кызы Башкортстан дәүләт педагогия институтына лаборант булып эшкә урнаша. 1972-75 елларда Казанда аспирантура тәмамлап, шушы уку йортының педагогика кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент вазыйфаларын башкара, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Шушы арада кызлары Раушания туа.

1989 елда Халисә Локманованы филология факультеты деканы итеп тәгаенлиләр һәм ул бу эшне 18 ел буена үрнәкле алып бара. Югары уку йортында иң зурлардан саналган факультетны җитәкләүгә алынган гүзәл зат, ике бала анасы, хуҗабикә, ир хатыны... Шул дилбегәләрнең берсен дә кулдан ычкындырмыйча, тормыш арбасын ничек итеп көйле генә алып барасы? Менә кайда кирәк ул әти-әнидән, әби-бабайлардан алган дөрес тәрбия, ныклык, алдан күрүчәнлек һәм эш­сөярлек! Җитәкче кешегә таләпчәнлеге дә бик мөһим, тик аның үзеңнең кул астындагы кешеләрне сындырмый торганы, эшкә илһамландырганы.

Локманова декан булып эшли башлаганда, факультетта тик “бишле”гә өлгәшүче 3-4 студент була. Берничә елдан алар саны 17-18гә җитә һәм шул югарылыктан төшми. Уңышка ирешү юллары төрле, тик аларны дөрес сайларга һәм, ничек кенә читен булмасын, тайпылмаска кирәк. Бервакыт укуга төкереп караган 14 студент белән хушлашырга туры килә. Әлбәттә, декан боерыгы белән. Кемдер артык усаллык күрсәтү дип кабул итә, кемдер милләтчелек очкыннары да күреп кала аның бу гамәлендә. Махсус оештырылган комиссия әлеге хәлне тикшерә... һәм бу студентлар моннан ярты ел элек үз урынын бушатырга тиеш булган дигән фикергә килә. Бу хәл күпләрне ялкаулыктан, укуга җавапсыз караудан коткара һәм факультетта уку процессы тагын да җанлана төшә.

Мондый дәрәҗәдәге җитәкче ханымнарның, гадәттә, гаиләсенә вакыты калмый. Хәтта, аның гүзәл зат күркәмлеге корылык, һавалылык кебек сыйфатлар белән алышына. Нәтиҗәдә, гаилә я таркала, я төрле күңелсез вакыйгаларга дучар була. Ә Локмановларда – башкача!

Халисә ханымның хәләл җефете Хөсәен ага – илдә билгеле галим, төрле елларда җитәкче вазыйфалар башкарган шәрәфле шәхес. Әмма Халисәсе турында сүз чыккач, ул Ләйләсенә гашыйк Мәҗнүнгә әйләнә дә куя! Ә бит беренче очрашкан көннән 57 ел вакыт узган! Әти-әнисенә, туганнарына карата аннан күргән хөрмәт өчен рәхмәтеннән күзләренә яшь килә... Аларның уллары Айрат Башкортстан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлап, Мәскәү дәүләт универ­ситетының аспирантурасында белем ала. Аны кафедрада эшкә калдыралар. Биредә ул профессор, күренекле тарихчы була. Кызлары Раушания шушы ук елларда Мәскәү дәүләт универ­ситетының тарих факультетын тәмам­лап, Башкортстан дәүләт университетына аспирантурага кайта. Биредә докторлык диссертациясе яклый һәм бүгенге көндә ул – философия фән­нәре докторы, диссертацияләр яклау буенча гыйльми секретарь, Баш­кортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре. Инде оныклары да фән юлын сайлаган – Айнурлары Мәскәү дәүләт универститетын кызыл дипломга тәмамлаган, һәрнәрсәне җиренә җиткереп эшләгәне өчен ихтирам казанган.

Халисә Хәниф кызы белән узган еллар турында сөйләш­кәндә, ул болай диде:
– Артка борылып караганда, мин олы рәхмәт хисе кичерәм. Әти-әнием, әби-бабамнардан дөрес тәрбия алганбыз, шуңа да гаиләдә һәркайсыбыз дөрес тормыш юлы сайлаган. Укытучыларыма рәхмәт, алар шушы юл башында миңа дөрес юнәлеш биргән. Укучыларыма рәхмәт, республиканың кайсы почмагында очрашсак та, алар башкалада укыган еллары белән канәгать булуларын җиткерә, аларның ата-аналарына рәхмәт, кайда күрсәләр дә ихтирамлы хисләрен яшермиләр. Гаиләмә рәхмәт – мин бәхетле хатын, хөрмәтле ана булалдым. Маңгайга язмышым язылганда, сынаулардан азат булмасам да, тирән упкыннардан саклаган Ходай. Мең рәхмәт аңа.

...Халисә исеме гарәп­чәдән “аеруча саф, чын, тугры күңелле, чынны сөюче, караучы, туйдыручы” дигәнне аңлата. Бу сый­фат­ларның һәрберсе, гаҗәеп рәвештә, Халисә Хәниф кызы Локмановага туры килә. Чыннан да, аның язмыш китабына иң тәү башлап язылган исеме бөтен гомеренә маяк булып, юнәлеш биргән, күрәсең. Бүген килеп анда янә ике сыйфат өстисе килә: “яраткан һәм яратылучы”. Шушы маяклар белән яктыртылган гомер юлыгыз озын һәм хәерле булсын, хөрмәтле юбилярыбыз!
Читайте нас: