+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 декабрь 2015, 22:02

70 градуска да бирешми

Африканың көньяк-көнбатышында урнашкан Намибия чүлендә киңлеге — 2, озынлыгы 8 метрга кадәр җитүче ике генә яфраклы “Гаҗәеп Вельвичия” дигән үсемлек үсә. Ул ике елга кадәр сузылган корылыкка түзәргә һәм 400дән 1500 елга кадәр яшәргә сәләтле.

Тыштан бу гаҗәеп үсемлек корыган яфраклы, яргаланып беткән агач тамырын хәтерләтә. Көчле җилдә аның яфраклары бүлгәләнеп, каешланып беткән һәм сигезаякка охшап тора.

Һава 40 градуска кадәр җылынганда чүллектә җир өсте 70 градускача кыза. Анда елына 10-25 миллиметр гына явым-төшем булуга карамастан, көн саен иртән диңгез ярыннан килгән томаннар һаваның даими дымлылыгын тәэмин итә. Вельвичиянең киң яфраклары аңа әлеге дымны үзләштерү мөмкинлеге бирә.

Галимнәр, бу үсемлек 10 миллион еллар элек үк булган, дигән фикердә. Аның җилме яисә бөҗәкләр ярдәмендәме серкәләнүен алар әлегә төгәл генә әйтә алмый.

Үсемлекләр турында кызыклы фактлар:

- “Раффия” дип аталучы пальма агачының яфраклары дөньяда иң зурлардан санала — алар 20 метрга җитә.

- Көньяк Африкада үсүче кыргый фикусның тамырлары иң озыны — алар 120 метрга сузыла.

- Арабидопсис — космоста гравитациясез шартларда да чәчәк атучы һәм орлык бирүче беренче үсемлек. Ул 1982 елда “Салют-7” космик станциясендә үстерелгән.

- Биеклеге — 83, кәүсә әйләнәсе 24 метр тәшкил итүче гигант секвойя — җир йөзендә иң зур агач. Калифорниядә үсүче һәм “Генерал Шерман” дип аталып йөртелүче бу агач беркатлы 40 йорт төзергә, яки 5 миллиард шырпы эшләргә җитәр иде.

- Гинкго, яки адиантум — орлык бирүче иң борынгы үсемлек. Ул хәзерге Кытай тер­риториясендә динозаврлар яшәгән чорда, моннан 180 миллион ел элек үк үскән.

- Амазонка елгасында үсүче су лилиясе иң эре су үсемлеге булып санала. Аның 2 метрга җитүче яфраклары баланы күтәреп торырга сәләтле.

- Канада яр буендагы Юкон терри­ториясендә туң туфракта табылган Арктика люпины орлыкларының яше 10-15 мең ел белән исәпләнә. Аларның кайберләре баш төрткән һәм шытып чыккан.

- “Пуйя Раймонда” дигән үсемлек 150 елга бер тапкыр гына чәчәк ата һәм соңыннан үлә.
Читайте нас: