+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 декабрь 2015, 21:31

Музыка рухны баета

Шәхесне күпьяклы үстерүдә иң мөһим юнәлешләрнең берсе – баланы музыка дөньясына җәлеп итү. Тәҗрибәләрдән күренүенчә, музыка мәктәбен тәмамлаган 100 мең укучының берсе генә бөек музыкант булып китә. Ләкин бу башкаларын музыкага өйрәтү файдасыз, дигән сүз түгел.

Музыканың кешегә тәэсире турында борын-борыннан уйланганнар. Хәтта математик Пифагор да көйләрнең кеше холкына тәрбияви тәэсире турында әйткән. Борынгы Кытайда да музыка тәртип һәм цивилизация символы булган. Алар фикеренчә, һәр белемле кеше нинди дә булса музыка коралында уйный белергә тиеш.
Ә менә балаларга музыка ничек тәэсир итә соң?

Балаларның тормыш тәҗрибәсе һәм белеме аз булса да, хис дөньясы гаять тирән. Алар яхшылыкны һәм яманлыкны, ихласлыкны һәм ясалмалылыкны нык нечкә тоя. Кечкенәдән музыкага өйрәтү әнә шушы тоемны гомер буе саклап калырга мөмкинлек бирә икән. Эмоциональ яктан үсеш алмаган бала рухи салкын, әйләнә-тирәгә битараф һәм үз-үзенә бикләнгән була. Музыка балаларда эмоциональ сиземләү, башкаларның кайгысын, бәхетсезлеген бүлешә белү сәләте уята. Шулай итеп, балалар яхшылыкка, рухи нечкәлеккә өйрәнә.

Шулай ук музыка хезмәт тәрбиясе дә бирә. Теләсә кайсы музыка коралында уйнарга өйрәнү өчен дә көн саен тырышлык салырга кирәк бит. Игътибар туплый белү дә мөһим роль уйный.

Музыка, шулай ук, баланың хәрәкәтләр камиллеген яхшырта. Аеруча кыллы коралларда уйнаучы балаларның куллар һәм бармаклар хәрәкәте үсеш ала. Бу аңны, фикерләүне үстерә.

Хис һәм фикерләү бер-берсе белән нык үрелгән. Музыка тәэсирендә үсеше нык артта калган балалар да сөйләшә башлый. Баланың музыкага һәм математикага сәләте арасында бәйләнеш барлыгы билгеле. Түбән сыйныфларда музыка дәресләреннән соң уку дәресләрен үткәрү кулай. Музыка дәресендә балаларның текстны истә калдыру, фикерләү сәләте яхшыра.

Музыка — балаларны һәм ата-аналарны рухи яктан якынайту чарасы да. Музыка — ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүче һәм кешене яңа җиңүләргә рухландыручы да. Без моны Бөек Ватан сугышы тарихыннан яхшы беләбез.
Музыканың кешегә уңай тәэсире турында тагын шул да искәртеп тора. Нинди генә билгеле, зур шәхесне алсак та, ул бала чагында уен коралында уйнаган, музыка белән мавыккан булып чыга.

Мин үзем, музыкаль педагог буларак, хезмәт тәҗрибәмдә музыканың балаларда ихтыяр көче тәрбия­ләгәнлеген ачык күрәм. Минем кул астындагы балалар музыка белән, спорт белән шөгыльләнгән кебек үк, һәр көнне, елның барлык фасылларында да шөгыльләнәләр. Аларда күркәм холык, ягымлылык тәрбияләнә. Аларның сөйләме дә яхшырганнан-яхшыра бара. Алар математикадан да яхшы өлгәшә.

Музыка коралларында уйнаучы һәм җырчы балалар чит телне яхшы үзләштерә, яңа сүзләрне тиз исләрендә калдыра. Хәтта иң яхшы программистлар да яңа үрләргә музыка ярдәмендә ирешә.

Димәк, тәҗрибәле педагог буларак, шуны әйтә алам, музыка сукмагыннан киткән бала, нинди генә һөнәр сайласа да, киләчәктә зур уңышларга ирешә. Шуңа күрә балала­рыгызның уен кораллары белән кызыксынуын туктатмагыз, музыкага һәм сәнгать дөньясына җәлеп итегез. Алар тышкы һәм эчке яктан матуррак та, һәр эштә өлгеррәк тә, булдыклырак та булырлар.

Гөлнара ХӘСӘНОВА,
музыкант-педагог.
Читайте нас: