Районның Шамрат авылында Фаизә белән Нуриман Юнысовлар гаиләсендә дүртенче бала, өченче малай булып 1964 елда дөньяга килгән Фәнил дә гап-гади бер авыл малае булып үсә. Бәлки, гап-гади дә булмагандыр, чөнки чослыгы, үткерлеге, үзаллы фикерли һәм карар кабул итә белүе белән ул яшьтәшләреннән шактый аерылып тора. Үсеп буй җиткергәч, шул ук авылда туып-үсеп, Бөре медицина училищесын тәмамлаганнан соң шәфкать туташы булып эшкә кайткан Альбина Вәсил кызы белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр.
Заманнар үзгәреп, малтабарлыкка юл ачылгач, гаилә үз көчен эшкуарлыкта сынап карарга була. Моның ни дәрәҗәдә уңышлы булуын бүген аларның районда гына түгел, республиканың төньяк-көнчыгышында да киң билгеле булуы сөйли. Әмма аларны авылдашлары уңышлы эшләүче малтабар буларак кына түгел, игелекле кешеләр буларак та хөрмәт итә. Юнысовларның үз акчасына авылда фельдшер-акушерлык пункты, клуб төзетүе, Юрүзән елгасы аша күперне яңартуы, зиратларны төзекләндерүе, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына яугир авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачуы – болар әле игелекле гаилә башкарып чыккан изге гамәлләрнең берничәсе генә.
Нәкъ менә шушы гаиләдә әти-әнисе үрнәгендә бер кыз һәм бер малай үсә. Кызлары Эльвина урта мәктәптән соң Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университетының 4нче курсын тәмамлаган, әле шунда ук читтән торып магистратурада белем алуын дәвам итә. Һәм аның белгечлеге бүгенге вазыйфасына бик туры килеп тора, чөнки ул хәзер – шушы җәйдә Шамратта ачылган “Альфа” спорт һәм туризм базасының хуҗабикәсе. Бу урында шунысын да әйтергә кирәк: Эльвина әти-әнисе тырышлыгы белән сафка баскан бинаның ачкычын гына кабул итеп алмаган, энекәше Руслан белән төзелештә кулларыннан килгәнчә ярдәмләшкәннәр, ал-ял белмичә эшләгәннәр. Монысын язмабыз башында өлкән буынның бүгенге яшьләргә карата гадел булмаган гаепләүләрен инкарь итәр өчен аеруча ассызыклыйсым килә. Тырыш гаиләдә ялкау бала үсми ул! Руслан да хәрби хезмәттән кайту белән эшкә тотынган, әтисенә ярдәмгә атлыгып тора, ләкин аңа иң беренче чиратта белем алу мөһимлеген аңлатканнар, шуңа да бүген ул армиягә кадәр укый башлаган Уфа урман хуҗалыгы техникумында укуын дәвам итә.