+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 декабрь 2015, 21:31

Бензин урынына... — сыра

Австралиянең сыра җитештерүче “DB Export” компаниясе Яңа Зеландиядә дөньяда беренчеләрдән булып автомобильләр өчен сыра нигезендә арзан биоягулык эшләп чыгара башлаган.

Бүген ул 60 сервис станциясенә китерелә. Утрау территориясендәге барлык автомобильләр әлеге ягулыкта эшли. Арзан ягулык җитештерү өчен активлыгы кимегән чүпрә измәсе кулланыла. Малларга азык сыйфатында файдаланылырга яисә ташланырга тиешле 58 мең литрдан артык суспензиядән нефть эшкәртү заводында 30 мең литр этанол эшкәртелеп, шуңардан 300 мең литр биоягулык җитеш­терелә. Ул илдәге барлык машиналарга 6 атнага җитә.

Яңа ягулыкның экологик өстенлеге дә исәпләп чыгарылган: аена 120 литр биоягулык файдаланып, автомобиль йөртүче атмосферага елына 250 килограмм углекислоталы газ чыгарылуын киметә.
Читайте нас: