+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 гыйнвар 2016, 02:00

Шлем кидерербез Айга да!

Советлар Союзы галәмне үзләштерүдә дә дөньяда алдынгы урыннарда барды. 1959 елның 2 гыйнварында “Восток-Л” ракетасы йөртүче киңлеген һәм Айны өйрәнүче “Луна-1” җиһан планетаара станциясен очу траекториясенә алып чыга. Станция башкача “Луна-1D” һәм “Мечта” дип тә йөртелә. “Луна-1” Ай өслегеннән алты мең чакрым ераклыкта очып үтеп, орбита өслегенә чыга. Станциягә бу максатка ирешергә Воронежда эшләнгән куәтле двигательләр ярдәм итә.

Сер түгел, ул вакытта югары технологияләрнең тернәкләнеп кенә килгән чагы була. Өстәвенә, капиталистик илләр белән ярыш бара. Шуңа күрә станцияне төзү, сынау өчен бик кыска вакыт бирелә. “Ашыккан — ашка пешкән” дигән мәкаль юктан гына килеп чыкмаган. “Луна-1” Айга барып җитә алмый. Моңа карамастан, җиһанны үзләштерүдә зур адым ясала. Иң мөһиме — станция, Җирнең тарту көчен җиңеп, Кояшның ясалма юлдашы була алган беренче космик аппарат була.
Читайте нас: