+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 гыйнвар 2016, 02:00

Салам сатып баеган

Бу америкалыларны әйтәм, бигрәк артта калган халык инде – үз гомерләрендә эчәк бәлеше дә ашап карамаган, мәтрүшкәле сөтле чәйне шөбердәтеп эчмәгән дә килеш яшәп ята, бахыркайлар. Ашаганнары – күмәчкә кыстырылган колбаса, эчкәннәре – коктейль. Анысына да ниләр генә кушылмаган! Ярый әле салам таякчыклары бар, шул коктейльләрен дә эчә алмаслар иде.

Ерак заманнарда алар коктейльләрен солы саламыннан чөмергән. Араларыннан бер акыллы баш – кәгазь тәмәке мөштеге җитештерүче фабрикант Марвин Стоун — коктейль эчеп утырганда теш арасына солы саламының җепселе килеп кергән. Абзаңның бик кәефсез чагы булган, күрәсең, стаканы бер якка, солы саламы икенче якка очкан. Шуннан ул каләмгә кәгазь урап саламчык эшләп караган. Шул рәвешле, 1888 елның 3 гыйнварыннан башлап әлеге җайланмадан файдалана башлаганнар.

Марвин Стоунның эшчеләре аны кулдан эшләгән, ә 1906 елда аларның хезмәте автоматлаштырылган. Бераз вакыттан соң бу аның төп табыш чыганагына әйләнгән, саламчыклар аны миллионер ясаган. Марвин Стоун һәм аның эшен дәвам итүче Джозеф Фридман да салам сатып баеганнар. Бүген шундый истәлекле көндә без дә алар хөрмәтенә шөбердәтеп бер чәшке чәй эчеп куйыйк!
Читайте нас: