+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 гыйнвар 2016, 02:00

Әйдә әле биергә, иң “хитовый” көйләргә!

Ә беләсезме, хит-парадның да үз көне бар. Аны 4 гыйнварда билгелиләр. Бәйрәм 1936 елда, Американың “Billboard” журналы иң күп тираж белән сатылган граммпластинкалар исемлеген бастырып чыгарганнан соң барлыкка килә. Беренче хит-парадны “Stop! Look! Listen!” көе белән скрипкачы Джо Венути ача.

Хит-парад — аерым вакыт аралыгында иң зур популярлык яулаган медиапродуктлар — музыка, китап, кино, уеннар исемлеге. Гадәттә, бу исемлекләр 10-20 пункттан тора.

СССРда хит-парадлар исемлеге 1970 елларның икенче яртысыннан “Московский комсомолец” гәзитендә басыла башлый. Совет хит-парадларының күпчелеге сатудан кергән табышка түгел, ә радиотыңлаучылар һәм тамашачылардан алган сорау нәтиҗәләренә нигезләнеп төзелә.

Елның-елында иң популяр татар җырчыларын “Татар җыры” конкурсы билгели. Быел ул Казанда 16нчы тапкыр узды, 25 башкаручы бүләкләнде. Менә аларның берничәсе — Айрат Сафин (“Елның иң яхшы альбомы”), Илшат Сафин (“Ел ачышы”), Фирдус Тямаев (“Елның иң популяр җырчысы”), Илдар Әхмәтов (“Иң популяр җыр”), Гүзәл Уразова (“iTunes белән Google Playда иң күп сатылган җыр”), Айдар Галимов (“Тамашачы мәхәббәте”), Салават Фәтхетдинов белән Хәния Фәрхи (“Халык мәхәббәте”).

Популяр башкаручыларны альбомнары сатылуга, радиостанцияләр һәм телеканалларда урын алган хит-парадларга, интернет-ресурсларда һәм социаль челтәрләрдә булган мәгълүматларга таянып эксперт комиссиясе билгеләгән.
Читайте нас: