+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 гыйнвар 2016, 02:00

“Матрешка”ны... японнар уйлап тапкан

“Матрешка” — кечкенәрәкләре бер-берсе эченә куела торган агач курчак — Русиянең үзенчәлекле символларының берсе булып тора. Борынгы Русьта “Матрена” киң таралган хатын-кыз исеме булган һәм “күренекле, данлыклы” дигәнне аңлаткан. Тамырында “ана” сүзе яткан шундый исемле хатын-кызны сәламәтлеге ташып торган күпбалалы анага тиңләгәннәр.

Бу декоратив курчакның прототибы XIX гасыр ахырында Япониянең Хонсю утравыннан китерелгән Фукурума исемле акыл иясенең сыны булган. Аны Русиягә эре сәнәгатьче, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнүче меценат Савва Мамонтов алып кайта. Курчак эчендә кечерәк тагын берничә сын була. Танылган рәссам Сергей Милютин аны балалар уенчыклары җитештерүче остаханәгә илтә. Төрле эскизлар ясала һәм курчакның урыс варианты эшләнә.

Соңрак аның яңа төрләре дә барлыкка килә. Алар арасында, күпбалалы анадан башка, эченә, туган-тумачаларына ишарәләп, берсеннән-берсе вак курчаклар куелган кияү белән кәләш, әкият геройлары, хәрбиләр, дәүләт башлыклары төшерелгәне дә бар. Шулай да сувенир буларак иң киң таралганы — урыс чибәркәе. Агач курчак эчендәге иң күп сыннар саны 75кә җитә.
Читайте нас: