+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 гыйнвар 2016, 02:00

Халлербос – зәңгәр урман

Бельгиядә чын әкият урманы бар. Мондагы матурлыкны күргән һәр кеше әкияткә ышаныр, билләһи!

Икенче Бөтендөнья сугышында юкка чыгарылган күпгасырлык бүк урманы урынында үстерелгән һәм 5,5 квадрат километр мәйданны биләүче Халлербос урманының үсемлекләр дөньясы искиткеч. Һәр елның апрель азагыннан май башына кадәр монда зәңгәр кыңгыраулар чәчәк ата башлый. Нәкъ шушы үсемлекләр бөтен урманны үзенчәлекле келәм белән каплый. Бигрәк тә ул чорда монда килүчеләр күп була. Җәяү, атта яисә велосипедта йөрү өчен асфальт сукмак һәм маршрутлар бар.

Зәңгәр урман һәркемне әсир итә. Килүчеләр, агач­ларны, сукмак һәм инешләрне уратып алган ачык зәңгәр төстәге чәчәкләргә соклана. Яфраклар арасыннан иртәнге кояш нурлары төшә, әле томан да таралмаган. Бу кабатланмас матурлыкны күзәтү искиткеч тәэссо­ратлар калдыра. Нәкъ шушы вакытта үзеңне чын әкият урманында кебек хис итәсең, агач артыннан менә-менә берәр әкият герое килеп чыгар кебек тоела...
Читайте нас: