1 – медицина фәннәре докторы, профессор Фәнис Садыйковка 80 яшь (1936).
2 – Русиянең хәрби даны көне. Совет гаскәрләре Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн (1943).
3 – Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Нинель Юлтыеваның тууына 90 ел (1926-2014).
4 – Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне.
6 – “Ватандаш” журналы чыга башлауга 20 ел (1996).
7 – фольклорчы, филология фәннәре докторы, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәнүзә Нәдершинага 80 яшь (1936).
8 – Русия фәне көне; Аэрофлот көне.
9 – “Кызыл таң” гәзите журналисты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Ш. Ходайбирдин исемендәге республика Хөкүмәте премиясе лауреаты Фәнүр Гыйльмановка 60 яшь.
10 — Дипломатик хезмәткәрләр көне;
БАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, техник фәннәр докторы, профессор Хәйдәр Гомәровка 80 яшь (1936).
11 – Бөтендөнья авырулар көне.
13 – тел белгече, педагогия фәннәре докторы, язучы Рафаил Азнагуловның тууына 75 ел (1941-2015).
14 – Бөтендөнья гашыйклар көне;
15 – Яугир-интернационалистларны искә алу көне;
Татар халкының каһарман улы, фронтовик-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел (1906-1944);
Шагыйрә Лилия Сәгыйдуллинага 60 яшь (1956).
18 – Башкортстанның халык артисткасы Флүрә Ногмановага 80 яшь (1936).
20 – БАССРның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Ибраһим Рәхмәтуллинның тууына 80 ел (1936-1998).
21 – Халыкара туган тел көне;
Шагыйрь Сафуан Әлибайның тууына 75 ел (1941-2014).
23 – Ватанны саклаучылар көне.
25 – Башкортстан Республикасының Дәүләт флагы көне (1992).
28 – шагыйрә Гөлшат Әхмәткуҗинага 65 яшь (1951);
“Бельские просторы” журналының баш мөхәррире Юрий Горюхинга 50 яшь (1966).
Ел фасылы
Юлий Цезарь төзегән календарьда февраль хәзерге кебек үк кыска булмаган, башка барлык кыска айлар кебек 30 көннән торган. Ләкин, исәпләп карагач, елдагы көннәр саны 366 ук түгел икәнлеге ачыкланган.Югыйсә, императорның календаре һәрьяктан камил итеп эшләнгән була. Гыйнвардан башлап декабрьгә кадәр айлардагы көннәр саны дөп-дөрес чиратлашып бара: февральдә дә, августта да (хәер, ул вакытта август башка исемдә йөргән), декабрьдә дә утыз көн. Ләкин, табигать законнарын императорлар да үзгәртә алмый. Елдагы көннәр саны 365 булып чыккач, бер айны кыскартырга туры килә.
Февраль ае ул заманда ук тотрыксыз булган, күрәсең. Шул тотрыксызлыгы белән, мөгаен, Цезарьның күңеленә хуш килмәгәндер дә.
Шулай итеп, февральдә көннәр саны егерме тугызга калган. Фәкать кәбисә елы гына аны башка айлар белән тигезли торган булган.
Император Август тәхеткә утыргач, тарихта эз калдыру нияте белән, Цезарь төзегән календарьга үзгәреш кертергә ниятли. Июльдән соң килгән айны үзенең исеме белән август дип атый һәм уйга кала. Император Юлий (июль) исеме белән аталган ай 31 көннән тора. Ә нишләп әле августтагы көннәр саны да 31 булмаска тиеш?! Ә өстәмә көнне каян алырга?
Күрәсең “ир какканны ил кага”, дигән мәкаль ул заманнарда ук булгандыр. Шулай итеп, февраль тагын бер көнгә кыскара.
Февраль — кышның соңгы ае. Салкыннар әле шактый булса да, яз якынлашуы инде үзен нык сиздерә башлый. Февральне халык бураннар ае дип йөртә. Ай урталарына салкыннар чигенә башлый, һава аязая, кояш җылысында боз сөңгеләреннән тәүге тамчылар тама. Бу айда көннең озынлыгы ике сәгатькә диярлек арта.