+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 февраль 2016, 02:00

Без дусларыбыз белән көчле!

“Кызыл таң” нәшриятында 2015 ел лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.“Кызыл таң”ның узган елгы соңгы саны, гадәттәгечә, гәзит укучыларны ел лауреатлары белән таныштырды. Һәм шулай ук традициягә әверелгән матур гадәт буенча алар ел башында бүләкләү тантанасына җыелды.

Коллективтан һәм респуб­ликаның төрле районнарыннан актив хәбәрчеләрне, “Кызыл таң” гәзитен, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларын үсте­рүгә һәм халык арасында таратуга булышлык итүчеләрне баш мөхәррир Фаил Фәтхет­динов сәламләде. Вакытлы матбугат өчен җи­ңел булмаган заманда аңа тугры калучыларга рәхмәт белдереп, киләчәктә дә иҗади дуслыкны сакларга чакырды Фаил Камил улы.

Ел лауреатларының берсе — сатирик шагыйрь һәм язучы Марсель Сәлимов гәзитебезгә 12 яшеннән башлап язышкан! “Кызыл таң” белән хез­мәт­тәш­лек аңа мирас буларак әти­сеннән күчкән. Шәйнур ага басма белән аның “Яңа авыл” дип аталган чагыннан ук дуслашкан.

Төртмә телле каләм остасы гәзиттә тәнкыйть материаллары югалмавын билгеләде. Ул иҗа­тында нәкъ шул юнәлешне сайлаган — “Мин мактаучы түгел!” дип таныштырды үзе белән. Лауреат исемен ки­тергән “Яптымизация” хикәя­сендә дә заман кимчелек­ләреннән көлү ярылып ята.

Гәзитнең сәясәт һәм үз хәбәрчеләр белән эшләү бүлеге мөдире Фәнүз Хәби­буллин “Корычтан коелган дуслык күпере” (98нче сан), “Без тарихта эзлебез” (122нче сан) язмалары һәм ел дәвамында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әзерләгән мәкалә­ләре өчен бүләкләнде.

“Кызыл таң”ның үз хәбәр­чесе Венера Мәҗитова, төрле районнар вәкилләрен Уфага җыеп, “түгәрәк өстәл” үткәрүе, аның йомгакларын “Ак әбиләр сүзе кирәк оныклар үстергәндә” дигән сәхифәдә эзлекле чагылдырганы өчен лауреат исеменә лаек булды.

“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәевка Уфада узган ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек һәм аның йомгаклары буенча “түгәрәк өстәл”ләр әзерләгән өчен баш мөхәррир призы тапшырылды.
Туймазы шәһәре Балалар-үсмерләр иҗат йортында “Әл­лүки” кунакка чакыра” бәйрәмен оештырган өчен баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова бүләк­ләнде. Туган ягын яраткан басмалардан аермау хыялын шулай зур хезмәт, тырышлык белән тормышка ашыра Резеда Рәис кызы.

Тагын бер бүләкләнүче — Кушнаренко районы Югары Сәет авылы клубы мөдире Резида Сабитова. Гәзитнең чын патриоты ул. Районнарда “Кызыл таң” үткәргән чараларда катнаша, ул бәйрәмнәрне җыр белән бизи. Ачык күңелле Резиданы тантанадан тиз генә җибәрәсе килмәде — ул үзе язган җырларны башкарды.

Гәзитнең тагын бер ышанычлы терәге — Туймазы районы хакимияте мәгариф идарәсенең туган телләр буенча методисты Айсылу Ситдыйкова. Айсылу Шәймәрдан кызы районның “Кызыл таң” гәзите, “Әллүки”, “Тулпар” журналлары белән тыгыз бәй­ләнештә торуы хакында сөй­ләде.

“Регионстрой+” җәмгыяте директоры Фәзит Фаткуллин да күптән инде редакциядә үз кеше. Елның-елында ул якташларына — Стәрлебаш районы Бакый авылында яшәү­челәргә бүләк итеп “Кызыл таң” яздыра. Шул рә­вешле, авыл халкын яңалыкка, белемгә тарта, аларга рухи байлык өләшә.

“Кызыл таң” гәзитен, “Әллүки” һәм “Тулпар” журналларын пропагандалаган, халыкка таратуда зур көч салган өчен Стәрлебаш халык театры җитәкчесе Зөлфия Гыйззетдиновага Рәхмәт хаты әзер­ләнгән иде. Әмма ул тантанага килә алмады. Бүләкне аның кызына — Мәдәният министрлыгында матбугат секретаре булып эшләүче Олеся Мельниковага тапшырдык.

2012 елдан старт алып, республика күләмендәге проектка әверел­гән зур бәйрәмне — “Кызыл таң”­ның җырлы кичләре”н үткәрүгә мөһим өлеш керткәннәре өчен журналистлар Резида Вәлитова белән Айгөл Юлъякшина тәбриклән­де. Күптән түгел Уфа “Нур” татар дәүләт театрында утызынчы концерт узды.

Гәзит укучылар белә: “Кызыл таң”ның бер канаты — “Әллүки” балалар журналы булса, икенче канаты — “Тулпар” яшьләр әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси журналы. Шул ук көнне “Тулпар” журна­лының да иң көчле авторлары бүләкләнде. Айдар Маннанов белән Җәмилә Зарипованы тәбрик­ләп, аларга яңадан-яңа иҗади уңышлар теләдек.
Читайте нас: