+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 февраль 2016, 02:00

Хатынны да яшәртеп алып булмасмы?

Уфада җыелган 3D принтер хыял белән чынбарлыкның чикләрен җуя.Бүген җәмгыятьтә “3D” сүзен еш ишетергә мөмкин. 3D кино, 3D рәсем, 3D принтер... Игътибарны соңгысына юнәлтик. Чөнки 3D принтер моңарчы хыялда гына булган теләкләрне дә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Җиһазда җаның теләгән әйбернең нөсхәсен тиз арада чыгарып алырга була. Баксаң, Уфада 3D принтердан файдалану гына түгел, аны җыялар да икән.

“Уфа Механика” яшьләр­нең инновацион сәнгате үзәгендә 3D принтерлар­ның ниндие генә юк. Би­редә, чит илдән 3D принтер сатып алып, аның ниге­зендә яңа принтер эшләгәннәр. Җиһаз төзелештә яңа мөмкин­лекләр ача. Чимал урынына пластмасса фай­дала­ныла. Иң элек, компью­терда таләп ителгән де­тальнең моделе эшләнә. Шуннан соң деталь ясала. Принтерга уртача зур­лыктагы әйберне ясар өчен – ике-өч, зур әйбер­ләрне чыгарырга сигез сәгать вакыт таләп ителә.

Принтердан чыккан әй­бер­ләр игътибарны җәлеп итә. Төрле зурлыктагы, катлаулы детальләр тезелеп тора. Җил­кәнле кораб та йөзеп китәр сыман. Боларның принтердан чыккан булуына ышанырлык түгел. Менә бер асыл зат сыны. Пластмассадан булса да, чынга охшаш. Кем белә, бәлки киләчәктә хатыныңны да 3D принтер аша яшәртеп алып булыр? Әйткәндәй, шушы төр принтерларда кеше органнарын эшли башладылар да инде...

P.S. Хөрмәтле дуслар! Уфада җыелган 3D принтерлар турында тулырак “Кызыл таң”ның киләсе саннарының берсендә “Дөнья бу...” рубрикасындагы язмадан укыгыз.
Читайте нас: