1925 елның язында Перси Фосетт Көньяк Америка буйлап чираттагы экспедициясенә юллана. Ул анда Мадиди елгасы буенда яшәүче индеецлардан ишеткән борынгы шәһәрне табарга өметләнә. Индеецлар сөйләвенчә, джунглилар чытырманлыгында урнашкан бу шәһәрдә йортлар таштан төзелгән була, урамнар, Европа шәһәрләрендәге кебек үк, турыпочмак ясап кисешә; үзәк мәйданында бик зур храм бар, аның эчендә тау бәллүреннән уеп ясалган ниндидер түгәрәк нәрсә саклана. Шәһәр янәшәсеннән агучы елгада зур шарлавык бар, астарак ул елга зур күлне хасыйл итә. Тыныч күл өстендә кварцтан яисә тау бәллүреннән уеп ясалган кеше фигурасы калкып тора, ул су асты агымы тәэсирендә күл уртасында әйләнеп йөри...
Индеецлар Фосеттка беркайчан да сүнмәүче “йолдызлар” белән яктыртылучы йортлар турында да сөйли. Сәяхәтченең борынгы цивилизация чорында төзелгән йортларда шундый яктырткычлар булуы хакында ишеткәне булган, шуңа ул моңа аптырамый да. “Әгәр кемдер чыннан да Җирнең гравитация кырыннан яктылык энергиясе китереп чыгара алса, андый чыганак чын-чынлап мәңгелек була ала”, – дип фикер йөртә ул. Аборигеннар сөйләгән тагын бер борынгы корылма зур таш башняны хәтерләтә, төнлә аның ишек-тәрәзәләреннән яктылык бөркелгән. Бу башняның сәерлеге шунда: ул югарыга таба киңәя барган һәм җиргә очы белән кадалган конусны хәтерләткән.
Шунысы да бар: джунглида яшәгән индеецлар Бразилиянең Куяба яисә башка шәһәрләренә үз гомерләрендә беренче тапкыр килгәндә дә шәһәрнең зур йортларын күрүдән бер дә гаҗәпләнмәгән. Алар сөйләвенчә, болардан биегрәк тә, матуррак та йортлар күргәннәре булган, аларда киң ишекләр һәм тәрәзәләр уелган, эчләрендә зур кристаллы биек баганалар бөтен тирә-якны яктыртып, хәтта күзне чагылдырып торган.
Индеецларның берсе сәяхәтчегә сөйләвенчә, борынгы шәһәрдән ерак булмаган бер урында ул урманнан сәер авазлар килүен ишеткән, ул тавыш сызгыру белән бер үк вакытта көчле ырылдауны хәтерләткән. Бу тавышны ишеткән һәркемнең коты очкан. Мадиди елгасы буендагы сазлыкларда аборигеннар ниндидер зур-зур хайваннар һәм алар калдырган эзләрне күргән, ул эзләр алар белгән бер генә хайванныкына да охшамаган. Боларны тыңлагач, Фосетт көндәлегенә: “Бу серле континентта бик күп сәер нәрсәләр табарга мөмкин. Мәсәлән, бөтен Җир шарында күптән үлеп беткән борынгы хайваннарны. Алар бөтенләй диярлек тикшерелмәгән иксез-чиксез сазлыкларда бүген дә көн күреп ятадыр”, – дип язып куя.
1925 елның 29 маенда туганнары Фосеттан хат ала. Ул анда легендар шарлавыктан бер атналык юл аралыгында булуы, урындагы индеецлар башлыгының маршрутның дөрес сайлануын раславы турында яза да: “Шушы минуттан без үзебезне тулысынча Ходай кулына тапшырабыз!” дип тәмамлап куя.
Перси Фосетт бу экспедициясеннән әйләнеп кайтмый. Аны күпме генә эзләп карамасыннар, моның нәтиҗәсе булмый. Билгеле сәяхәтченең һәм аның юлдашларының югалу сәбәбе бүгенге көнгә кадәр билгесез булып кала.
Үткән гасырның 60нчы елларында башка сәяхәтчеләр джунглилар эчендә 1500 ел элек төзелгән Гран-Пахатен шәһәрен таба. Шәһәрдә сланецтан (слюда кебек тау токымы) төзелгән башнялар калкып тора, аларның эчендә бай кешеләрнең табутлары урнаштырылган. Астарак, тау итәгендә, сланец һәм агачтан төзелгән күпкатлы йомры 16 йорт тезелешеп киткән. Аларны агачтан уеп ясалган бизәкләр чуарлый, ул бизәкләрдә – кошлар, хайваннар һәм башларына каурыйдан ясалган башлыклар кигән кеше сурәтләре. Археологлар мумияләр дә табып, төп сорауга җавапны – Гран-Пахатен халкының кая китүен һәм нигә юкка чыкканлыгын ачыкларга тырыша. Ләкин Гран-Пахатен Фосеттка индеецлар сөйләгән шәһәргә охшамаган. Джунглилар эчендә тагын бер шәһәр бар, күрәсең. Анысы да табылса, Перси Фосеттның югалган экспедициясенең сере дә, бәлки, ачылыр иде.