+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 февраль 2016, 02:00

Болытлар – аяк астында, машиналар – һавада...

Боливиянең көньяк-көнбатышындагы Уюни шәһәреннән ерак түгел Солончак (испанча Салар-де-Уюни) дип атал­ган, диңгез өстеннән 3650 метр биеклектә урнашкан дөньяда иң зур кипкән тозлы күл бар. Мәйданы 10 мең 582 квадрат километр тәшкил иткән бу күл гасырлар дәвамында берничә тозлы күл бергә кушылудан барлыкка килгән.

Күл 2-8 метр калынлыктагы тоз белән капланган. Яңгырлар яуганда аның өсте көзге кебек ялтырап тора һәм гаҗәеп күренеш ачыла. Күктәге болытлар аяк астында, ә кешеләр һәм автомобильләр һавада йөзеп йөргән кебек тоела.

Күл транспорт юлы ролен үти. Биредә 10 миллиард тонна тоз, 100 миллион тоннага якын литий (дөнья запасының яртысыннан күбрәге) тупланган! Шулай ук, галити һәм гипс бар. Анда ел саен 25 мең тоннага якын аш тозы җитештерелә.

Сүнгән вулканнарны, серле гейзерларны, 10 метрга кадәр һәм аннан да биегрәк үсүче кактусларны, фламинголарны күрергә бирегә ел саен 70 меңгә якын турист килә. Урындагы халык алар өчен тоз блокларыннан кунакханәләр төзегән, андагы йорт җиһазлары да аш тозыннан ясалган.
Читайте нас: