+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 февраль 2016, 02:00

Ясалма күз күрә алырмы?

Галимнәр 2027 елда төрле фильтрлар аша “күрергә” сәләтле ясалма күз протезы тудырырга уйлый. Махсус таблетка эчеп, бер төстән икенчесенә күчәргә мөмкин булачак, ди фәнни хезмәт авторлары. Бер үк вакытта протездагы сурәт Wi-Fi аша турыдан-туры смартфонга яки планшетка тапшырылачак. Галимнәр фикеренчә, моның тагын бер өстенлеге – күзнең күрү зирәклеге күп тапкыр яхшырачак.

Тикшеренүчеләр әйтүенчә, ясалма күз булдыру өчен кирәкле технологияләрнең яртысыннан күбрәге әзер, калганнары әлегә эшләнә генә.

Кешенең һәр органы – составы һәм төзелеше төрле булган катлаулы (иң мөһиме — тере!) биологик система булуын исәпкә алганда, идея авторларына бу очракта “күзнең челтәр катлавын да “могҗизалы” принтерыгызда пичәтләрсезме?”, дигән урынлы сорау бирәсе килә.
Читайте нас: