+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 март 2016, 02:00

Әнкәйләрнең кулы пешми...

Аның каравы һәр эш-гамәлебез алар йөрәгендә язылып бара.1971 елдан күрше авылга йөреп укый башладык. Бездә башлангыч мәктәп кенә иде. Авыллар арасы бер чакрым гына булса да, куркыта. Кара көз иртәсе дөм караңгы, авызын убырлы карчыктай ачып торган Кыргыз чокырын үтәсе бар, үзе озын, үзе тирән. Көндезләрен аркылы чыгып, буеннан буена чабып йөрибез дә бит, балачак фантазиясе көчле шул, кайчагында күзгә әллә нәрсәләр күренгәндәй була. Аннары яңа зират та бар бит әле, аның янында тагын бер чокыр. Шуңа күрә ике-өч сыйныфташ бергә йөрергә тырышабыз. Гадәттә, урам аша күрше Әлтәф белән барабыз. Бер көнне ул авырып китте дә өендә калды. Өске урамның беренче йортында Мирхәй атлы сабакташ яши, аларга керергә булдым. Торган, юынып йөри, әнкәсе Нәсимә апа самавыр куеп мәшәкатьләнә. “Утырып тор, улым, без әле чәй дә эчмәгән”, – дигәч, түргәрәк уздым.

Янып беткән, кып-кызыл күмерле мичкә карап торам. Нәсимә апа самавыр торбасына конфорка “кидереп” куйды да ялан учлары белән утлы күмерләр сала башлады.

Кабаланмый да үзе, бер уч салды, икене, өчне. Авыз ачып, гаҗәпләнеп калдым. Шырпы, чыра уты түгел бит, кып-кызыл күмер.

– Нәсимә апа нишләп кулың пешми ул? – дип сорый салдым.

– Әнкәйләрнең кулы пешми ул, балам, – шул булды апаның җавабы.

Балачакта сүзләрнең асылы турында уйланылмый, күп нәрсәне туры мәгънәсендә кабул итәсең. Бу хәлгә кырык биш ел үтсә дә, күңелгә уелып калган икән бит. Киң билгеле шагыйрь сүзләренә язылган бер җыр юллары турында уйланып утырганда келт итеп Нәсимә апа искә төште. “Унбиш яшьлек кызлар кулына да алыштырмыйм, әнкәй, кулыңны”, – хәтерлисез булыр. Сүзләре дә, көе дә бер-берсенә шулкадәр ярашкан – тыңлаганда күзгә яшьләр килә, тамакка төер тыгыла.

Наилә апа белән күрше яшәргә Ходай насыйп итте. Туры килде, димим, нәкъ менә насыйп итте, ягъни Ходай бүләге булды. Бераз коры, катырак телле иде, мәрхүмә. Сөйләшеп-килешеп яшәдек. Сирәк кенә улы Әмир Уфадан кайтып йөри иде. Ул да инде мәрхүм. Әфганстан сугышы ветераны, каты яраланган. Бик сөйләшеп бармый, сугыш турында бигрәк тә. Гел боек, моңсу иде. Шулай да сөйләндерә алдым.

– Блокпостта утырабыз. Эссе, ялкыта. Прицелдан караштырып алам. Күрәм, унбиш яшьләр чамасындагы әфганлы бер үсмер “Ява” мотоциклында җилдерә. Ул заманда “Ява” безнең өчен хыял гына иде, бердән, кыйммәт, икенчедән, дефицит. Йөреп карыйсы килә генә бит. Аттым, теге барып төште. Матаен алып, тегеләй-болай йөрештергәләдек тә, ташлап киттек. Менә ахмаклык, ник аттым инде бер гаепсез үсмерне? Хәзер шул төшкә кереп җәфалый, – дип, күңелендәгеләре белән бүлеште Әмир.

– Тойдым мин аны, – диде Наилә апа, – гомер авыртмаган йөрәгем сызылып китте. Хезмәттән кайткач, бер эчкәнендә “ычкындырды”. Яраланганын да тойдым – башка күсәк белән тондыргандай булды. Менә шулай, безнең сүзләр, кылган гамәлләр, әнкәйләр йөрәге аша үтә. Әмир аткан пуля әфганлы үсмернең әнкәсе күңелен ярмаган дисезме әллә? Әлбәттә, ярган. Әнкәйләр күңеле сизгер була, балалар дип яшиләр, рәнҗетмәгез аларны.

Әнкәйләр бәйрәмендә үземнең әнкәй турында язмый калдыра алмыйм. Кырык дүрт яшендә ялгыз калып, сиксәненә кадәр үлмәгәч тә үлми икән кешеләр бу сагышка дип моңланып яшәде. Энебез фаҗигале һәлак булгач, икенче сагышны күтәрә алмады – бер ел эчендә сүнде дә куйды.

Бәйрәмегез сагышсыз, мөбәрәк узсын, әнкәйләр-кызлар.
Читайте нас: