+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 март 2016, 02:00

Мәхәббәт туннеле

Украинаның Ровно өлкәсендәге Клевань поселогы янында озынлыгы бер чакрымга кадәр сузылган Мәхәббәт туннеле бар.

Куе булып бер-берсенә үрелеп үскән ямь-яшел агачлар һәм куаклыклар биредә тыгыз туннель хасил иткән. Җәйге кояш нурлары астында аның эчендә гаҗәеп матур күренеш ачыла.

Туннель тимер юл өстендә барлыкка килгән. Аның аша агач эшкәртү комбинатына тәүле­генә өч тапкыр поезд йөри.
Бу истәлекле урын­га төрле илләр­дән туристлар һәм гашыйк парлар килергә ярата. Урындагы халык арасында тун­нельдән үткәндә теләгән теләк тормышка аша, дигән ышану яши.

Япония режиссеры Акийоши Имазаки 2014 елда әлеге табигать могҗизасы турында фильм төшер­гән.
Читайте нас: