+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 апрель 2016, 02:00

Балагыз китап укыймы?

Юк икән, моның төп сәбәбен иң тәүдә үзегездән эзләргә кирәк.

“Китап укуны яратырга өйрәтү — безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез”.
Сесиль Лупан


Әлеге язмамны киң билгеле актриса һәм балалар педагогы Сесиль Лупанның китап укуга кагылышлы сүзләреннән башлавым очраклы түгел. Беренчедән, Сесиль телевидение, Интернетның нәрсә икәнен дә белмәгән борынгы заман философы түгел. Ул — минем замандашым. 1955 елда Бельгиянең Монс шәһәрендә туган. Белеме буенча актриса.

Балаларны тәрбияләү алымнары, бу бик җитди эшнең фәнни теориясе белән Сесиль Лупан беренче кызы Галя дөньяга килгәч ныклап кызыксына башлый. Киң билгеле америкалы Глен Доман­ның бу темага бәйле барлык китапларын да кулына каләм тотып укып чыга. Ул өйрәт­кәннәрне гамәлдә кулланып карый. Дөрес, Доманның күп кенә тәрбия ысулларын бүгенге чор өчен искергән һәм яраксыз дип таба. Аның, баланы катгый график буенча өйрәтергә, укытырга, үстерергә һәм тәрбияләргә кирәк, диюен 1983 елда икенче кызы Селинаны тудырган Сесиль, үз мисалларыннан чыгып, кабул итә алмый. Шулай да ул билгеле галимнең бала тәрбияләүдәге берничә төп принцибын нигез итеп ала. Менә алар:

- Сабый өчен иң яхшы укытучы — аның үз әти-әнисе;
- Сабыйны нәрсәгәдер өй­рәтү формасы — уен рә­веше, аны бала ялка баш­ла­ганчы туктата бе­лергә кирәк;
- Үз балаң артыннан тик­шерү, күзәтү, чокчыну оештырырга ярамый;

Балада кызыксыну тойгысын даими уятып торырга, бу җәһәттән һәрчак яңа-лыкка омтылырга кирәк.
Башкортстан дәүләт педагогия институтында укыганда сабакташым Илдар Вахитов “Хәреф тану беләнмени ул, китап укый белмәгәч!” дип әйтергә ярата иде. Ул үзе — Бишбүләк районының таныл­ган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фатыйма апа Кәримованың төпчек улы, патриот-шагыйребез Фатыйх Кәримнең туганнан туган энесе. Илдар дус китапны су урынына эчә. Бүген дә аның нәрсәдер укымаган чагы юк. Билгеле, “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар”, “Казан утлары”, “Агыйдел” кебек журналлар — аның күптәнге өстәл басмалары. Иң мөһиме — Илдар улы Айдарны да китап укырга өйрәтә алган.


— Син моңа ничек иреш­тең? — дип турыдан-туры сораганым булды.

— Теле ачылу белән аңа әкиятләр укый башладык, үзе хәреф таный башлагач, кызыклы китапларны бергәләп укырга, ул укыганны ихлас итеп тыңларга ярата идек. Кызыклы китапларны кулыннан тартып та алалмый башлаганчы шулай дәвам иттек — бөтен сере шул! — дип җаваплады ул.

Бу уңайдан үземнең балачак та онытылмый. Мин — гади крестьян малае. Әткәй — тракторчы, әнкәй — чөген­дерче. Әлбәттә, алар балада китапка сөю тәрбияләү кирәк дигәнне белмәде. Киресенчә, китапка бирелеп, теге яки бу эшне җиренә җиткермәвем өчен үземә еш кына эләккәләп торды. Китап укуым 80-90 яшьләрдәге күршебез Фәр­хиямал әбигә генә бик ошый иде шикелле. Һәрхәлдә, аның белән парлашып хәтфә үләндә каз бәбкәләрен саклаганда, минем китапка чат ябышканымны күреп: “Син укы, улым, укы, ә бәбкәләреңә үзем күз-колак булырмын, алар өчен борчылма!” — дип, минем эшне үз өстенә ала иде.

Нәрсә укыдым, дисезме? Кулга нәрсә килеп эләгә — шуны. Һәдия Дәүләт­шинаның “Ыргыз”ын, Ногман Мусин, Шәйхи Маннур һәм башка авторларның, шул исәптән, Шолоховның татарчага тәр­җемә ителгән “Күтәрелгән чирәм”, “Тын Дон” романнарын “эчендә йөзеп” укыдым. Калын әдәби журналлар иң якын дусларым иде. Әткәй “Ятыгыз, утны сүндерегез, иртәгә торасыгыз бар!” дип әрләгәндә китаптан аерылмас өчен юрган астында кесә фонаре белән укып яткан чаклар да күп булды.

Китап укырга ярату — табигый хәл. Балачакта бигрәк тә, чөнки һәр сабыйга кызыксыну, дөньяны танырга омтылу хас. Аның кызыксыну инстинктын телевидение һәм Интернет тулысынча диярлек канәгатьләндерә. Ә бала аккан суга тиң — кайда җиңелрәк юл бар, ул шунда тартыла. Шуңа да аны компьютердан аерып, китап укырга мәҗбүр итү бик читен. Әмма баласына изгелек теләүче һәр ата-ана моңа ничек тә ирешергә тиеш. Компьютер артында утырганнар белән киләчәктә китап укыганнар җитәкчелек итәчәк, дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Шул ук Сесиль Лупанның төп алымын күз уңында тотканда, сабыйны китап укырга өйрәтүне аның яраткан мультфильмнарыннан, димәк, шул фильм­нарның нигезе булган әдәби әсәрләрдән башларга кирәк. Әйтик, күренекле урыс язучылары Эдуард Ус­пен­скийның “Крокодил Гена и его друзья”, Николай Носовның “Приключения Незнайки и его друзей” яисә чит ил язучысы Астрид Линдг­ренның “Малыш и Карлсон, который живет на крыше” кебек китапларын кайсы гына сабый кулына алудан баш тартыр иде икән?! Ә инде шуларны бала белән бергәләп укырга вакыт һәм теләк тапсак, бездән дә яхшырак әти-әни булмас иде.

Тик шуны һәрвакыт истән чыгармаска кирәк: китап укудан бала ләззәт алырга тиеш, уку уен кебек үк мавыктыргыч бул­ганда гына баланы мавыктыра ала. Бу минем фикерем түгел, заманча бала тәрбияләү алымнарын фәнни-гамәли нигездә өйрәнгән зур-зур педагогика галимнәренең уртак сүзе.

Кызганычка каршы, бүген балалар өчен язучы авторлар бик аз. Мин үзем, моннан ун еллап элек балалар өчен “Кемнең бүреге җылырак?” дигән бердәнбер китабымны чыгарган кеше буларак, шуны әйтә алам: балалар өчен язу — иң авыры. Нәкъ менә балалар өчен язылган китап­ларның җитәрлек булмавын күз уңында тотып, “Кызыл таң” редакциясе “Әллүки” журналын чыгара башлады да инде. Журналның төп максаты — балаларда китап укуга сөю тәрбияләү. Миңа калса, “Әл­лүки” бүген бу җәһәттән бәһаләп бетергесез эш башкара. Ата-аналарга үз балаларына менә шундый журналларны яздырудан читләш­мәскә, моңа акча кызганмаска гына кирәк. Нәкъ “Әллүки” кебек басмалар әти-әниләрне үз балаларының китап укуы белән махсус шөгыльләнүдән азат итә ала. Ә инде күп кенә нәни абунә­челәребезнең “Әллүки”не укып кына калмавы, үзләренең дә кулга каләм алуы киләчәккә шактый зур өметләр тудыра.
Читайте нас: