+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 апрель 2016, 02:00

Аягың тупылдаса...

Бишбүләк районының Кунаккол авылында яшәүче Лилия һәм Мизхәт Фазуллиннарның тормыш-көнкүреше күпләргә үрнәк булырлык.Кунаккол авылы заманча матур йортлары, төзек урамнары белән сокландыра. Ә инде Фазуллиннар яшәгән зур урам соңгы елларда калкып чыккан, зәвык белән тө­зелгән өйләрдән тора. Урындагы хуҗалыкның алдынгы шоферы Мизхәт Рифгать улы­ның йорты шулар ара­сын­да аерылып тора. Фазуллиннар йортыннан кеше өзе­л­ми. Алар авылдашларын арзан һәм сыйфатлы сөт бе­лән тәэмин итә.

— Дүрт сыер савам — дәү­­ләт­кә тапшырырга да, авылдашларга сатарга да, үзебезгә дә җитә, — ди Лилия Искәндәр кызы.

Бер авылда туып-үсеп, бә­лә­­кәй­­дән бер-берсен яратып йөргән Мизхәт белән Лилиянең законлы никахына 22 ел тулган. Олы уллары Илназ, Бәләбәй авыл хуҗа­лыгы колледжын тәмамл­а­ганнан соң, Санкт-Петербургта сол­дат хезмәтен үти. Әти-әнисе белән бергә ике энесе — Бәләбәй татар гимназия­сендә укучы Илсур һәм быел 1нче сыйныфка барырга җыенучы Илнур аның кайтуын түземсез­ләнеп көтә.

Тулыканлы авыл тормышы белән яшәүче Фазуллин­нарның илебездә узачак авыл хуҗалы­гы исәбен алу кампа­ниясенә мөнәсәбәте белән кызыксындык.

— Йорт төзү, терлек аб­зар­лары салу һәм мал сатып алу өчен башлангыч капиталны берничә ел Себер тарафларында эшләп тупладым. Хәзер инде күпләп мал тоту, кош-корт үстерү исәбенә дә матур гына яшәп була. Эш күп, әлбәттә. Халык юкка гына, аягың тупылдаса — авызың чапылдар, ди­мәгән. Ә без гаиләне генә тү­гел, тагын йөзләп кешене ит, сөт һәм йомырка белән тәэмин итәбез. Авыл хуҗалыгы исәбен алу бик мөһим чара. Илдәге икътисади сәясәт, безнең кебек, гаилә фермаларын булдыру­чы­ларның барлыгын белергә, аларга исәп тотарга, ярдәм төр­ләрен тәкъдим итәргә тиеш, дип уйлыйбыз, — ди йорт хуҗасы.

20 баш сыер малы, йөз­ләрчә баш каз-үрдәк һәм тавык асраучы Фазуллиннар илебез­нең азык-төлек иминлегенә үз өлешен кертә. Мондый тырыш яшьләр, хаклы рәвештә дәүләт ярдәменә дә исәп тота ала. Мо­ңарчы шактый уңышлы эш­ләп килгән “Гаилә фермасы” кебек ике як өчен дә отышлы програм­малар тагын да киңрәк колач алсын иде.

Башкортстанга агымдагы елда Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрү өчен федераль бюджеттан якынча 57 миллион сум бүленәчәк. Бу турыда 22 апрельдә Хөкүмәттә үткән киңәшмәдә Федераль дәүләт статистика хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе Әкрам Ганиев белдерде.

– Башкортстан законына ярашлы, район һәм шәһәр округларының урындагы үзидарә органнарына әлеге чарага әзерләнү һәм аны оештыру буенча түбәндәге вәкаләтләр тапшырылган: исәп алучыларны укыту, аларның эше өчен яраклы биналар әзерләү, исәп алу кәгазьләрен саклау, транспорт белән тәэмин итү, элемтә хезмәтләре күрсәтү. Бу максатларга 57 миллион сум чамасы тотыну каралган, – дип белдерде Әкрам Ганиев.

Төбәктә 1234 авыл хуҗалыгы оешмасы, 4790 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшкуарлар, 673 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 31,5 мең гражданнарның коммерция карамагында булмаган бакчачылык, яшелчәчелек участоклары авыл хуҗалыгы исәбен алу объектлары булып тора.
Бу чара 1 июльдән 15 августка кадәр үтәчәк. Аның якынча нәти­җә­ләре киләсе елның дүртенче кварталында билгеле булачак, 2018 елда йомгак ясалачак.
Читайте нас: