+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 июль 2016, 02:00

“Сәләт” яшь талантларны җыйды

28 июньдә Туймазы районында татар балаларының үзенчәлекле лагерь сменасы эшен башлады.Балалар өчен иң күңелле мәлләр җитте, алар төрле лагерьларда ял итә, сәламәтлеген ныгыта. Менә өченче ел инде республикада “Рамазан” төрки милли-мәгърифәтчелек үзәге тарафыннан оештырылучы “Сәләт” лагере эшли, ул туган телне өйрәнүгә, гореф-гадәтләрне саклап калуга, яшь буында милли аң тәрбияләүгә, балаларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән.

“Сәләт” республикада тиз арада популярлашып китте, быел да анда барырга теләүчеләр шактый күп. Оештыручылар — галим һәм җырчы Марат Шәрипов белән композитор Фәнир Галимовка балаларны хәтта сайлап алырга туры килә, үзләре әйтүенчә, бирегә бер урынга сигез бала дәгъва итә икән. Менә ничек ярата балалар “Сәләт”не!

Лагерь табигатьнең гүзәл почмагында, Кандракүл буенда урнашкан. Биредә Башкортстан һәм Татарстан студентлары арасыннан иң яхшы вожатыйлар эшли, ә лагерь программасы искиткеч бай, күңелле! Сабантуйлар да, театр, кино, җурналистика буенча төрле осталык дәресләре дә, танылган шәхесләр белән очрашулар да, ярышлар, викториналар, КВН, конференцияләр дә үтә. Кыскасы, балалар мавыктыргыч һәм файдалы ял итә.

Кандракүл буенда ун көн ял иткәч, балалар Татарстанның Биләр шәһәренә юл ала, аларның ялы шунда дәвам итәчәк. “Сәләт”кә ял итәргә җыелган сиксәннән артык балага оештыручыларга уңышлар телик! Ялыгыз күңелле үтсен!
Читайте нас: