+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 июль 2016, 02:00

“Кунг-фу” остасы бер бауда да йоклый ала

51 яшьлек бер кытай кешесе үрмә ятакны алыштыра торган бер генә бауда да рәхәтләнеп ял итә ала икән.

“Кунг-фу-кеше” дигән кушаматлы Лян Янгу мондый халәттә үзен бик тә ышанычлы хис итә, хәтта кулларын һәм аякларын да иркен тота, кешеләрне сәламли.

Үтеп баручылар еш кына аның янына тукталып сөйләшеп, фотога төшеп китәләр, ә ир алар белән бауда яткан килеш рәхәтләнеп аралаша.

Күптән түгел Лян бу рәвешле ничек ял итәргә өйрәнүенең серен ачкан.

— Тәүдә өч бау ярдәмендә тигезлекне сакларга өйрәндем. Егылып төшкән вакытлар да булды, — дип искә ала ул.
Алсу Нуриманова әзерләде.
Читайте нас: