+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 июль 2016, 02:00

Август

Ел фасылы.Борынгы бабаларыбыз бу айны “урак” дип атаган. Урыслар да аны нәкъ шулай “серпень” дип йөрткән.Борынгы римлылар августны, елның алтынчы ае икәнен искәртеп, башта гади генә “секстилис” дип атаган. Аннары император Октавиан Август хөрмәтенә бүгенге атаманы биргәннәр.

Борынгы төрки җәдәвәлгә дә күз салыйк. 23 июльдә башланган “әсәд” (“арслан”) ае 22 августка кадәр дәвам итә. Ә 23 августтан исә “сөмбелә” (“арыш башагы”) ае башлана.

Халык аны, июнь шикелле үк, “челлә” ае дип тә атый. Августны тагын “казларның сусыз ае” дип сыйфатлау да очрый, чөнки артык кызулыктан су-күлләр кибә. Бу айда көзнең галәмәтләре күренә башлый. Шуңа элек “көз багыр” (“көзгә карый башлау”) исеме дә булган.

“Августта урак тимере кыза, су суына” дигән мәкаль бик дөрес. Кояш кыздыра, урманда үлән дә яшел, чәчәкләр дә күп. Шулай да җәйнең үтүен сиздерүче билгеләр байтак: төннәр озыная, иртәнге якта күпләп чык төшә, агач башларында алтын кебек сары яфраклар күренә башлый.

Август — җиләк-җимешкә, чикләвеккә, гөмбәгә иң бай ай. Миләш агачы ботагыннан кызгылт-сары тәлгәшләр салынып төшә, ә гөлҗимешнең җимеше күзнең явын алырлык алканы хәтерләтә.

Урман тирәсендәге, юл буендагы агачлар төбендә күгәрек урыннар барлыкка килә. Бу — гөмбәчеләрне урманга чакыру билгесе. Әлегә кадәр булганнарына баллы гөмбә дә өстәлгән. Күптән киселгән агач төпләрендә, ауган, череп яткан агач асларында тулып ята алар. Кәрзингә салсаң, уалмыйлар.

Елгаларда, күлләрдә су көннән-көн салкыная бара. Үләннәр саргая, җиргә ята. Сукмакларда коелган яфраклар “тавыш бирә”. Җәй безнең белән хушлаша. Август — аның соңгы ае.

Сынамышлар

* Августның беренче көне — беренче Ыспас. Умартачылар телендә ул “бал ыспасы” дип тә йөртелә, чөнки бу көнне кәрәз ватып бал алалар.
* Алтынчы августта арыш чәчү башлана.
* Миләш уңган елда арышны күп чәчсәң, уңыш күп булачак.
* Арыш соң өлгерсә, Симән (искечә беренче сентябрь) көненә чаклы чәч.
* Арышны Симән көнне төшкә кадәр чәч.
* Өченче Ыспас — кыяр тозла, кышка запас.
* Җитсә икенче Ыспас, бияләй ал кулыңа запас.
* Август аенда аяз булса, көз пычрак булыр.
* Айның дүртенче көнендә һава ничек торса, бөтен ай шулай булыр.
* Августта яңа Ай чалкан туса, бу елда җимеш күп булыр, ел яхшы булыр, әгәр Айның бер очы югары туса, киләсе ел яхшы булыр.
(Искәрмә: сынамышларда көннәр иске стильдә алына).

Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар

1 — Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган Русия яугирләрен искә алу көне.
2 — Һава-десант гас­кәрләре көне.
4 — СССРның һәм Русиянең атказанган тренеры Рамил Әюповка 70 яшь.
5 — Башкортстанның халык артисты Әхәт Хөсәеновка 70 яшь.
6 — Хиросима көне;
— Тимер юл гаскәрләре көне.
7 — Тимер юлчылар көне.
8 — Башкортстанның халык артисты Фәрит Бикбулатовка 80 яшь;
Русиянең һәм Башкорт­станның халык артисты, режиссер Рифкать Исрафиловка 75 яшь;
— Башкортстанның халык рәссамы Рифхәт Арслановка 70 яшь;
— шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, журналист Ләйсән Кәшфигә 50 яшь.
9 — Бөтендөнья төп халыклар көне;
— Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе оештырылуга 25 ел.
11 — Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты Олег Хановка 65 яшь.
12 — Хәрби-һава көчләре көне;
—Халыкара яшьләр көне.
13 — Физкультурачылар көне.
14 — Төзүчеләр көне;
— Башкортстан умартачылары көне;
— Башкортстанның атказанган артисты Зифа Дәүләтбаевага 50 яшь.
15 — Археологлар көне.
16 — Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның туган көне (1954).
20 — ДОСААФ көне;
— шагыйрә Зөһрә Котлыгилдинага 65 яшь.
21 — Русия Һава флоты көне;
— галим, мәгърифәтче һәм шагыйрь Мөхәммәт­сәлим Өмет­баевның тууына 175 ел (1841-1907).
22 — Русия Федерациясе Дәүләт флагы көне.
25 — Җәлилчеләрне искә алу көне;
— Башкортстанның халык артисткасы Фәридә Камалетдинованың тууына 100 ел (1916-2008);
— шагыйрь Радик Хә­кимҗановка 75 яшь.
27 — Русия киносы көне.
28 — Шахтерлар көне.
29 — Уфа “Нур” татар дәүләт театры оештырылуга 25 ел (1991).
Читайте нас: