+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 август 2016, 02:00

Бергәлектә, татулыкта нәселебезнең көче

Краснокама районы Бачкыйтау авылында туганнар очрашты.Узган атнада Краснокама районының Бачкыйтау авылында гадәти булмаган чара үтте: Сөләйман балалары туганнарын, кардәшләрен җыйды.

— Бер-беребезне белмибез бит, хәзерге буын, элекке кешеләр кебек, аралашып яшәми, кунакка йөрешми, дүртенче буын туганнар арасында бер-берсен белмәгән­нәр күп. Шуңа күрә, яшьләрне, балаларны җыеп, бер-берсе белән таныштырырга булдык, чөнки тормышта туганна­рыңны белү бик кирәк, — ди әлеге бәйрәмне оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе Халә Ильясова.

Узган гасырның 60нчы елларында юан бүрәнәләрдән салынган йорт әле дә ныклы. Әтисе Юнысның нигезендә Сөләйман абый төзегән аны. Тормыш иптәше Гыйльми­бәдәр белән биредә дүрт бала үстергәнәр: Финас, Флүсә, Әнфиса, Халә. Бала­ларның барысы да тормышта үз юлын тапкан, дәрәҗәле урыннарда эшләп, пенсиягә чыкканнар, инде үзләре оныклар үстерә. Ата-аналарыннан яхшы тәрбия алулары шушы бәйрәмне оештыруда ук күренә. Бүген һәркем үз эченә бикләнеп, үзе өчен генә яшәгәндә, туганнарны эзләү­ләре, туплаулары тирән ихтирамга лаек.
Кызларның олысы — Флүсә Сөләйман кызы нәсел шәҗәрәсен төзегән, ул җыел­ган туганнарны шуның белән таныштырды.

— Безнең йортта һәрвакыт кунаклар күп булды, өебез шаулап тора иде, әнкәй һәркемне ачык йөз белән, самавырын кайнатып каршы алды. Кунакчыллык — татар-башкорт халкының бик күркәм гадәте ул, безне шулай аралашып, бергәләшеп яшәргә өйрәткәннәре өчен әткәй-әнкәйгә бик рәхмәтлебез, — ди Флүсә ханым.

— Авылыбыз яныннан гына су юлы үткәч, бик күпләр керә торган иде. Бу гадәт Юныс бабайдан ук килә. “Юнус знакум”, дип, кемнәр генә төн кунып чыкмый иде! Дәү әтибез барысын да якты йөз белән каршы алды, — дип сүзгә кушылды туганнарның икенчесе —Әнфисә Сөләйман кызы. — Туганнарга да шуны әйтәсе килә, йорт буш торса да, узганда-барганда кереп чыгыгыз, чәй куеп эчегез, Агыйдел елгасы якында гына, су коенырга, балык тотарга килсәгез, ял итеп китегез. Өйнең ачкычы менә шушында гына, дип туганнарына эндәшкәндә, җые­лышучылар ирексездән кул чабып куйды.

Җыелучыларның иң өл­кәне Финас Сөләйман улы да үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Ул гомер буе хокук саклау органнарында эшләде, районда танылган, хөрмәтле кеше. Җыелган халык аны игътибар белән тыңлады. Әйткәндәй, бәйрәмгә Краснокама районыннан, Агыйдел, Нефтекама, Мәскәү, Уфа шәһәрләреннән, Татарстаннан, Ханты-Мансийскидан егермегә якын гаилә вәкилләре кайткан иде.

Очрашу барышында гаилә башлыклары “Гаилә хатирәсе” дигән альбом тутырды. Аның беренче битендә “Краснокама районы, Бачкыйтау авылы, Мөхәммәткәрим картәти нәселеннән Исхак улы Юныс картәткәй нигезе” дип язылган.

Балалар исә “Минем гаи­ләм” дигән альбом эш­ләде. Иң кечкенә сурәт төшерүчеләр Сәфинә Фәррахова белән Лия Нуримановага 3 яшь кенә булуга карамастан, “гаилә” төшенчәсен дөрес аңлап, сурәтләрендә чагылдыра алганнар. Җыелып бергә төшкән фотолар белән бергә шушы рәсемнәр дә сакланыр, мондый гаилә җыеннары традициягә керер, Лия дә, Сәфинә дә үсәр, үзләре төшергән сурәтне кулларына алып карарлар, алга таба да безнең традицияне дәвам итәрләр, дип өмет итә чараны оештыручылар.

Юныс карт нигезендә очрашканнан соң, туганнар Элбәк күле буена төште, hәрберсе алып килгән сый-хөрмәттән анда корылган олы табын сыгылып торды. Аралашу-сөйләшүләр, гармунга кушылып җырлаулар, бала­ларның чыр-чу килеп уйнауларыннан күл буе яңгырап торды. Балалар өчен мәргәнлектә ярышу, шахмат-шашка, йомырка салынган кашык кабып йөгерү кебек уеннар оештырылды. Бу кичне балаларга игътибар аеруча зур булды, чөнки әлеге чараның максаты балаларны, оныкларны очраштыру, аларны туганлык җепләре белән бәйләү иде.

— Элбәк күленең йомшак җылы суында кинәнеп су коенулар балачак хатирәләрен яңартты. Бәйрәм кичкә кадәр гөрләде. Ике туганнар, өч туганнар, дүрт туганнар үзара рәхәтләнеп аралашты, бик җылы аерылдылар. Киләчәктә дә җыелырбыз, дип сөйләш­тек, чөнки без мәңгелек түгел, балалар бер-берсен белеп, аралашып яшәргә тиеш, — ди Халә ханым.

Меңьяшәр имән аланы
Җәйде бүген кочагын —
Нәсел-ыру нигезенең
Сүнмәсен дип, учагы.
Үссәк тә без төрле җирдә,
Чыкканбыз бер тамырдан.
Җыелдык без нигез йортка
Бер-беребезне танырга.
Нәселебез имәненең
Тамырлары тирәндә,
Онытмыйк без су сибәргә,
Форсат бирмик кибәргә!
Бер-беребезне барлап яшик
Булып туган-таяныч,
Туганнарны танымыйча
Яшәүләре аяныч.
Без бит кунак җир йөзендә
Гомерләр бик тиз үтә...
Куаныч-шатлыгын тоеп
Яшәүләргә ни җитә!
Яшь буын бара алдан
Дәрт-дарман өсти-өсти,
Бергәлектә, татулыкта
Нәселебезнең көче!
Флүсә Назаргулова.
Читайте нас: