+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 сентябрь 2016, 02:00

Сентябрь

Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар.

1 — Белем көне;
Бөтендөнья тынычлык көне;
Уфа сәнгать училищесы ачылуга 90 ел (1926);
Шагыйрә Фәния Чанышевага 90 яшь (1926);
Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбаевка 75 яшь (1941);
Язучы Наҗия Игез­җанова­га 70 яшь (1946).
2 — Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн (1945);
Русия гвардиясе көне.
3 — 1960-68 елларда “Кызыл таң” гәзитендә хезмәт салган күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Илдар Низамовка — 80 яшь.
4 — Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне.
6 — Язучы Әнгам Хә­бировка 80 яшь (1936).
7 — Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, биюче Рим Әбдел­мановка 60 яшь (1956).
8 — Финансистлар көне;
Журналистларның халык­ара теләктәшлек көне;
Халыкара укый-яза бе­лүне тарату көне;
Ленинградны саклаучыларны искә алу көне;
Язучы Шамил Хаҗиәх­мәтовның тууына 75 ел (1941-2012).
9 — Бөтендөнья матурлык көне;
СССРның, РСФСРның халык артисткасы Гөлли Мөбәрәковага 80 яшь (1936).
11 — Гарәфә көне;
Танкистлар көне.
12 — Корбан гаете.
13 — Программистлар көне.
14 — Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның туган көне (1965).
15 — Русиянең һәм Баш­кортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Марсель Котлыгал­ләмовка 75 яшь (1941).
16 — Халыкара озон катламын саклау көне.
17 — Тарих фәннәре докторы, профессор Нәзир Колбахтинга 75 яшь (1941).
18 — Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.
20 — Халыкара тыныч­лык көне.
21 — Билгеле курайчы Йомабай Исәнбаевның тууына 125 ел (1891-1943).
25 — Машина төзүчеләр көне;
Башкортстанның атказанган рәссамы Әмир Арс­лановның тууына 90 ел (1926-87).
27 — Халыкара туризм көне;
Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе хезмәт­кәрләре көне.
28 — Атом сәнәгате хезмәткәрләре көне
30 — Русиядә Интернет көне.

Сынамышлар

- Беренче сентябрьдә җылы булса, бөтен көз җылы булыр.
- Беренче сентябрьдә күк күкрәсә, киләсе ел ашлык уңар, ләкин көз озак килер.
- Беренче сентябрьдә яңгыр яуса, көз пычрак килә.
- Кояш батканда аяз булып, төньяктан салкынча җил иссә, кырау булыр.
- Көз ахырында түгәрәк-түгәрәк вак кына боз яуса, кыш суык килер.
- Агач яфрак коймый, кар яумый.
- Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын була.
- Бал кортлары ояны иртә сыласа, кыш иртә килә.
- Әгәр кырмыска биек иләү ясаса, кыш суык килер.
- Көз көне куяннар бер эздән йөрсә, кыш кар күп явар.
- Суган кабыгы калын булса, кыш салкын килер.
- Көз озын килсә, яз соң килер.

(Искәрмә: сынамышларда көннәр иске стильдә алына).
Читайте нас: