Белгечләр раславынча, алмагачны зарарлый торган күпчелек корткыч бөҗәкләр: җимшән күбәләге корты, галла талпаны, гөблә, чәчәкашар, кисмән һәм башкалар грушага да зыян сала. Алмагачның дошманы булган кутыр, җимеш череге һәм башка авырулар грушаны да зарарлый. Шуңа күрә алмагачтагы корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы булган көрәш чараларын грушага да кулланырга кирәк. Әйтик, груша агачларының бөреләре ачылганчы аларны 3 процентлы бордос сыекчасы белән эшкәртергә була. Моны әзерләү өчен 300 грамм бакыр купоросы һәм 400 грамм яңа сүндерелгән известь алына, һәркайсы аерым савытларда (тик тимер булмасын) эретелә, аннары яхшылап болгата-болгата бер-берсе белән кушыла. Сөзгәннән соң агачларга сиптерергә. Бу эшне тыныч, җилсез вакытта башкарырга кирәк. Әгәр дә алдагы елларда груша гөблә, талпан һәм башка корткыч бөҗәкләр белән зарарланган булса, агачларны 0,3 процентлы карбофос эремәсе белән, ә кутырга каршы көрәштә шуңа тагын 40 грамм бакыр хлор окисе өстәп эшкәртергә. Ә груша агачы артык зарарланмаган булса, бу чараны ике елга бер тапкыр үткәрсәң дә ярый.
Кутыр, җимеш черегенә һәм башка авыруларга каршы — 0,3 процентлы бакыр хлор окисе, ә корткыч бөҗәкләргә каршы 10 процентлы карбофосны суда эретеп (10 литр суга 75 грамм исәбеннән) эшкәртергә кирәк. Әгәр дә гөблә аз булса, җиләк-җимеш агачларын яшел сабын белән генә дә эшкәртергә (10 литр суга 200 грамм сабын) мөмкин. Ә галла талпанына каршы груша агачларын 1 процентлы коллоидлы күкерт суспензиясе белән эшкәртү яхшы нәтиҗә бирә.
Груша чәчәк атканнан соң кәүсәсенә корткыч бөҗәкләрне җыеп кала торган билбаулар куярга була. Моның өчен иске капчык, чүпрәк, махсус төрү кәгазьләрен файдаланырга мөмкин. Атна-ун көннән соң җыелган бөҗәкләрне, личинкаларны юк итәргә, ә җәй ахырында барлык билбауларны да җыеп яндырырга.
Груша агачларын горчица, әче әрем, помидор ботакларының төнәтмәсе белән эшкәртү дә яхшы.
Көзен исә кутыр авыруына каршы груша агачларының яфракларын 5 процентлы мочевина эремәсе белән эшкәртергә була. Яфрак коелганчы эшләргә өлгермәсәгез, соңрак та ярый. Бу вакытта коелган яфракларны мочевинаның 7 процентлы эремәсе белән эшкәртергә кирәк (10 литрга 700 грамм мочевина алына). Бер чиләк шундый эремә 30 квадрат метрны эшкәртергә җитә. Яфракларны бу очракта җыймасаң да ярый, иртә язда әйләндереп казып чыгасы гына кала.